TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31890 210
Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяганнар. Башта әләк килгән.

Уфада җырчы Земфира балачагын уздырган йорттагы аның сурәте буялган. Моны прокуратура таләп иткән.

Земфираның рәсеме Уфаның Адмирал Ушаков урамындагы 64нче йорт диварында 2021 елда ясалган иде. Аны рәссам Олег Кайбышев ясады

"Зов народа" хәрәкәте башлыгы Сергей Зайцев муралны тулысынча юкка чыгарып, аның урынына "Русия патриоты яки каһарманы" сурәтен ясарга тәкъдим иткән иде. Аның мөрәҗәгатеннән соң Башкортстан хакимияте Уфа мэриясенә рәсемне үзгәртү мәсьәләсен йортта яшәүчеләр белән хәл итәргә киңәш итте.

Әмма бу йортта яшәүчеләр тарафыннан муралны алып ташлау турында мөрәҗәгатьләр ителмәгән.

Җырчы Русия Украинага каршы баскын сугышын башланнан соң Русиядән китте. Ул бу сугышны тәнкыйтьләп чыккан сирәк билгеле кешеләрнең берсе.

Тулырак 👉монда укыгыз.
  • 😢 5
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  2. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  3. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  4. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  6. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →