TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31896 73
Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә

Германиядә яшәүче татарлар быел да #1552run акциясен игълан итте. 1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем үз шәһәрендә яки авылында йөгереп, узган арасын уртак исәпкә өсти ала. Максат – бергәләп 1552 км җыю.

Акцияне "Алмания татарча" инициатив төркеме оештыра. Катнашу өчен 1552.tatar сайтында теркәлергә, үзең теләгән ераклыкны йөгерергә һәм нәтиҗәне шунда язып куярга кирәк. Кайда һәм күпме йөгерүне һәркем үзе хәл итә.

Акция сайтында китерелгән 2024-2025 ел нәтиҗәләренә караганда, йөгерүгә 27 илдән 117 кеше кушылган, алар бергә 1275 км узган.

Оештыручылар сүзләренчә, Германия татарлары бу акцияне 2024 елдан бирле үткәрә. Идея исә Казаннан килә: 2019 елда активист Наил Нәбиуллин 52 км йөгереп, "Хәтер марафоны" оештырган иде.

🔹1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәре Казанны яулап ала, татарлар үз дәүләтчелеген югалта. 1989 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге октябрь аенда Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы – Хәтер көне уздыра. Соңрак аңа чит илләрдәге татарлар да кушылды.

🔹Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый, хәкимиятләр аны үткәрергә рөхсәт бирми.
  • 🔥 4
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →