Мәхкәмә этнолог Илдар Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә шикаятен кире каккан, аны эштән бирелгән фатирыннан да чыгаралар
Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Уфа этнологы Илдар Габдрафыйковның эштән җибәрелүен кануни дип таныган карарга биргән шикаятен кире каккан.
Шулай итеп, Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе чыгарган карар гамәлдә калган.
Габдрафыйков сүзләренчә, шул ук вакытта аны эшеннән бирелгән фатирыннан мәҗбүри чыгару процессы да бара. Аның әйтүенчә, Уфа федераль тикшеренү үзәге быел мартта фатирыннан чыгару турында дәгъва белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, ә 7 июльдә район мәхкәмәсе бу таләпне канәгатьләндергән.
Галим әлеге карарга да шикаять биргән. Ул мәхкәмә Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковның хатын исәпкә алмаган дип саный. Габдрафыйков әйтүенчә, хәзер ул әлеге институтта дистанцион рәвештә эшли, һәм Башкортстанда этник мониторинг һәм социологик тикшеренүләр үткәрү өчен Уфада булуы кирәк.
Габдрафыйков алга таба Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карый.
🔹Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков былтыр вазифасы өчен үткәрелгән бәйгедә җиңә алмагач эшеннән җибәрелде. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова билгеләнде.
1990 елдан институтта эшләгән Габдрафыйков эштән җибәрелүен мәхкәмәдә бәхәсләшергә тырышты.
Галимне яклап, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институтының фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыккан иде. Ул Габдрафыйковны эштән алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков та кушылды.
Үзәк җитәкчесе Василий Мартыненко бу гаепләүләрне кире какты. Аның сүзләренчә, вазифага бәйге гамәлдәге кануннар нигезендә үткәрелгән.
Post #31453
289
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган Уфадан этнолог, социолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карарын шикаять итә алмады. Сүз аның 1990 елдан бирле…
- 🤬 5
- 🏆 1