TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31463 618
Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы татар авылы Сафаҗайның 575 еллыгына багышланган чаралар уздырылды

Нижгар төбәгендәге әлеге авыл турында беренче язмалар 1451 елга караган рәсми документлар сакланган. Октябрь инкыйлабына кадәр Сафаҗайда сигез мәчет эшләгән, мәдрәсәләр булган, узган гасырның дини яңарыш чорында биш гыйбадәт йорты торгызылган, хәзер алар барысы да эшли.

Сафаҗай җәйге мәдрәсәсе эшли башлауга быел 30 ел булган. Җәйге мәдрәсә балаларны берьюлы дүрт мәчеткә бүлеп белем бирә. Быел анда 220 бала белем ала.

▪️Сафаҗай авылы Сергач якларындагы өч дистәләп татар авыллары арасында Казанга иң якыны, чөнки ул өлкәнең көнчыгышында урнашкан. Сафаҗайдан Сура елгасына берничә дистә чакрым гына.

▪️Сафаҗай Нижгар татарларының олы авылларыннан санала. Көндәлек матбугатта да, халык арасында да бу яктагы татарларны Сергач татарлары диләр. Сергач – Мәскәү юлы өстендәге бер кечкенә шәһәр һәм анда татарлар саны гомумән берничә йөздән артмый. Әмма, халык теленә шулай кереп калган.

Тулырак👉 монда

📷ДУМРФ татарча
  • 👍 8
  • ❤ 5
  • 🔥 3
  • 🥰 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
  2. Oct 7, 2026Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә Германиядә яшәүче татарлар быел д…
  3. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  4. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  5. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  6. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →