Русиянең эре банкы ярдәм хезмәтенә татар теле кертелде
Русиянең Сбер банкы мобил кушымтасындагы ярдәм хезмәтенә татар, башкорт, чуаш, удмурт, саха, бурят, осетин һәм башка телләрне өстәде. Хәзер мөштәриләр сорауларын шул телләрдә бирә һәм җавап ала ала.
Сүз Русия халыклары телләрен белүче хезмәткәрләрне эшкә алу турында түгел, ясалма интеллект ярдәмендә автоматик тәрҗемә турында бара. Тәрҗемә банкның үзенең тел моделе башкара. Мөштәри туган телендә яза, банк хезмәткәре аның соравын урысча күрә. Хезмәткәрнең җавабы исә клиентка кире аның үз телендә килә. Икесе дә бер тәрәзәдә эшли – анда сорау да, җавап та, аларның тәрҗемәсе дә бергә күренә.
Системга барлыгы кырыктан артык тел кертелгән диелә. Русия халыклары телләреннән тыш инглиз, кытай телләре, шулай ук таҗик, үзбәк, кыргыз телләре дә бар.
▪️Сбер банкына каршы АКШ, Европа Берлеге, Британия, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия һәм Швейцария чикләүләре гамәлдә.
Тулырак 👉монда укыгыз.
Post #31455
275