TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31470 321
Татарстан суверенитеты көне (Казан шәһәр көне) чараларын оештыруга 45 миллион сум тотарга ниятлиләр.

2024 елда бу максатка 26 миллион сум, ә 2025 елда 28 миллион сум бүлеп бирелгән булган.

Бизнес Онлайн язуынча, төп концерт програмы «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Чара кимендә өч сәгатькә исәпләнгән. Програмда Казан җырчылары, татар эстрадасының популяр башкаручысы, бию коллективлары, вокал дуэтлары чыгыш ясаячак.

Чарада шулай ук Русия эстрадасы йолдызы да катнашачак. Әлегә исеме ачыкланмый. Әмма аның өчен Мәскәүдән Казанга һәм кире юнәлештә очыш түләнәчәк. Ике бизнес-класс һәм багаж белән икешәр якка ун эконом-класс очкычка билетлар каралган. Ул шәһәр үзәгендәге биш йолдызлы кунакханәдә урнашачак. Аның өчен ике люкс номер, ә төреме өчен 10 стандарт номер әзерләнәчәк.

Аерым концерт програмы Казан ратушасында узачак. Ул кимендә бер сәгать дәвам итәчәк. Програмда кимендә 18 кешедән торган оркестр, хор һәм бию коллективлары, шулай ук татар һәм урыс телләрендә чыгыш ясаячак Татарстанның танылган театр яки телевидение артисты катнашачак.

Бәйрәм кичке сәгать 22:00дә Казансу елгасы өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

▪️30 август – Татарстан суверенитеты көне. 36 ел элек кабул ителгән Суверенитет декларациясенең исеме генә калды, хакимият мөстәкыйльлек сүзен телгә алырга да шүрли. Русиядә үзәкләштерү сәясәте елдан-ел көчәя бара. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре юк ителде.

@azatliqtadiosi
  • 👍 5
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  2. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
  3. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
  4. Oct 7, 2026Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә Германиядә яшәүче татарлар быел д…
  5. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  6. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →