Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Сумыга дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Алдагы көнне Кривой Рог районында дроннарның ягулык салу станциясенә (АЗС) һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Иртән дроннарның Мәскәү өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, дроннар бәрелүдән соң Чехов мунициаль бүлгесендәге Новоселок сәнәгать зонасында берничә янгын чыккан. Аерым алганда келәт янган, электр подстанциясе һәм тагын бер бинага зыян килгән.
🔸Украина дроннары Ленинград өлкәсендә Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, шулай ук көчле янгын башланган. Ширкәттә белдерүләренчә, беренчел мәгълүматларга караганда зыян күрүчеләр юк, кешеләр эвакуацияләнгән. Өлкә губернаторы һөҗүм булуын хәбәр итте, әмма аның кайсы ширкәткә ясалуын ачыкламады. Аның сүзләренчә, бер кеше яраланган.
🔸Төнлә Telegram кушымтасы App Store кибетеннән юкка чыккан. Apple матбугат хезмәтендә моны балаларга карата сексуаль көч куллануга бәйле материаллар таратуны тыю кагыйдәләрен бозу белән аңлатканнар. Reuters хәбәр итүенчә, мессенджер әлеге эчтәлекне бетергәннән соң, кушымта кабат App Storeда барлыкка килгән.
🔸Таңнан Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Росавиация хәбәр итүенчә, Түбән Кама һава аланы вакытлыча эшен туктаткан.
@azatliqradiosi
Post #31469
327
- 👍 2
- 🔥 1