TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31296 · Back to latest

Older Posts 12 shown
Post #31295 301
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Рәсмиләр хәбәренчә, бүген төнлә Русия төбәкләренә якынча 370 украин дроны һөҗүм иткән. Краснодар краендагы Ильин нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Ростов өлкәсе Азов шәһәрендәге ике нефть продуктлары саклагычында һәм Таганрог диңгез порты җирлегендә дә янгыннар чыккан. Кешеләрне эвакуациялиләр.

🔹 Би-би-си исәпләүләренә караганда, Украинага каршы сугышта Русия ягында сугышып кимендә 3 589 чит ил ватандашы һәлак булган. Алар 40тан артык илдән — Эквадор һәм АКШтан алып Вьетнам белән Шри-Ланкага кадәр.

🔹 Израил белән АКШ һава һөҗүме кампаниясенең беренче көнендә, өч ярым ай элек үтерелгән Иранның югары җитәкчесе Али Хаменеине җирләү чаралары тәмамланган.

🔹 Франция футбол җыелмасы Марокконы 2:0 исәбе белән җиңеп, футбол дөнья чемпионатының ярымфиналына чыкты. Ул Испания-Бельгия парында җиңүче белән уйнаячак.
  • ❤ 1
Post #31288 302
Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала.

Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый.

Гаспралының карашлары һәм аларның бүгенге яңгырашы турында татар дөньясын, аның шәхесләрен өйрәнүче, Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты тарихчысы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.

Әңгәмәне тулысынча 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤ 8
  • 👎 1
Post #31287 278
Татарстанда дроннар җыю өчен күбрәк студентлар кирәкме?

Украинага һөҗүм итү өчен дроннар җитештерүдә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 🤬 3
  • 🔥 1
Post #31286 300
Башкортстанда башкорт телендә белем бирүгә чакырган пикет өчен 67 яшьлек активист өч тәүлеккә тоткарланган
 
Уфаның Киров район мәхкәмәсе «Ак тамыр» оешмасы җитәкчесе Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган. «7х7 — Горизонтальная Россия» басмасы хәбәр итүенчә, Агишев рөхсәт ителмәгән чара уздыруда гаепле дип табылган.

Беркетмәне 3 июльдә биш кеше катнашында республика мәгариф министрлыгына  каршы һәм башкорт мәктәпләрендә милли белем бирүне торгызуга чакырып язылган шигарьләр белән чыккан пикет өчен төзегәннәр.

Агишев гаебен танымаган һәм ялгыз пикетта торуын белдергән.

"Ак тамы" үзәге 1994 елдан бирле эшләп килә. Ул милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу, шулай ук башкорт телен мәҗбүри өйрәнү яклы чыгыш ясый.
 
2026 елның мартында үзәк Уфадагы урамга Владимир Жириновский исемен бирмәскә чакырган иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
  • ❤ 3
  • 😁 2
  • 🔥 1
  • 😢 1
Post #31285 315
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Украина дроннары Ставрополь краендагы һәм Тверь шәһәрендәге нефть базаларына һөҗүм иткән. Объектларда янгын чыккан. Шулай ук Таганрог култыгында дрон ике нефть танкерына һөҗүм иткән.

🔹 Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә электр тәэминәте өзелгән.

🔹 Парижда Павел Дуровтан Telegram аша кылынган җинаятьләр турындагы эш кысаларында дүртенче тапкыр сорау алганнар.

🔹 АКШ Иранга янә һөҗүмнәр башлаган. Хәрбиләр операциянең максаты итеп Һормуз бугазы аша диңгез юллары иминлеген тәэмин итүне атаган. Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы исә АКШның Күвәйт һәм Бәһрәйндәге хәрби базаларына һөҗүм иткән.

🔹 Псков һәм Әстерхан өлкәләрендә бензинны машинаның дәүләт номерларына карап сата башлаячаклар.
  • ❤ 5
Post #31284 321
Бүген Украина иминлек хезмәте (СБУ) Уфа янында урнашкан «Черкассы» җитештерү-диспетчер станциясенә һөҗүм ясалуын белдерде.

Бу станция «Транснефть-Урал» акционерлык җәмгыятенә карый һәм нефтьне көнбатыш юнәлешкә кудыра.

«Корылмага СБУның кимендә сигез дроны һөҗүм итте. Нәтиҗәдә резервуарлар паркы тирәсендә һәм станциянең җитештерү корылмаларында янгын чыкты», дип белдерде СБУ.

Оешма мәгълүматына караганда, «Черкассы» станциясе аша ел саен якынча 2 миллион тонна нефть эшләнмәләре күчерелә, ә резервуарлар паркында гомуми күләме 385 мең куб метрдан артык булган 27 резервуар урнашкан.
Украина президенты Владимир Зеленский да Башкортстанга һөҗүм турында хәбәр итте, әмма кайсы корылмага һөҗүм ясалганын ачыкламады.

Башкортстан хакимияте һөҗүм турында берни белдермәде. Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🔥 2
Post #31283 310
Түбән Кама районына дроннар һөҗүм итте

Түбән Кама һәм Тукай районнарында җәрәхәтләнүчеләр бар. Һөҗүм "ТАИФ-НК" ширкәтенә дә ясалган.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
Post #31282 305
Америкада – беренче башкорт җыены

Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән. Оештыручылар бу тәҗрибәне киләсе елда да дәвам итәргә җыена.

Тулырак бу хакта безнең мәкаләдә дә укый аласыз.

@azatliqradiosi
  • 👍 6
  • 🤩 2
  • 🤔 1
Post #31281 326
Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында Түбән Кама һәм Тукай районнарында җәрәхәтләнүчеләр бар.

Шулай ук Түбән Камадагы аерым ширкәтләргә зыян килгән. Бу хакта Татарстан рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама район башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында язуынча, зыян күрүчеләр җиңел җәрәхәтләр алган. Тукай районында дрон шәхси торак йортка һөҗүм иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән.

Рәсмиләр кайсы ширкәтләргә зыян килгәнлеге һәм зыянның никадәр җитди булуы әлегә ачыкламый.

"Вазгыять тулысынча контрольдә. Барлык хезмәтләр дә килешеп эшли һәм халыкның иминлеген тәэмин итү, шулай ук корылмалар эшчәнлеген торгызу өчен кирәкле барлык чараларны күрә", дип язган Беляев.

ASTRA бүген иртән Түбән Каманың сәнәгать зонасында янгын чыгуы турында хәбәр итте. Анда "ТАИФ-НК" җәмгыяте һәм "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылмасы урнашкан. Басманың OSINT-аналитигы һөҗүмнең "ТАИФ-НК" ширкәтенә ясалган булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Тулырак монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Түбән Кама районына дроннар һөҗүм итте: зыян күрүчеләр бар Тукай районында дрон шәхси йотка эләккән
  • 🔥 1
Post #31280 326
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
 
🔸Бүген төнлә Татарстанның Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Лениногорски шәһәрләрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Astra Telegram каналы җирле халыкка сылтанып язуынча, Түбән Камада шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан. Хәзер Казан һәм Яшел Үзәндә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе алынган.
 
🔸Шулай ук Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Уфа һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итү һәм җибәрүне туктатты. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
 
🔸Сарытауга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Astra хәбәр итүенчә, һөҗүм нефть эшкәртү корылмасына ясалган булуы ихтимал.
 
🔸Төркия депортацияләгән активист Ариадна Литвинова Русиядә сак астына алынган. Кызның әтисе Би-би-сига белдерүенчә, Төркия Литвинованы документлары белән бәйле проблемнары сәбәпле илдән җибәргән. Ул Төркиядә яшәү рөхсәте ала алмаган.
 
🔸Халыкара Олимпия комитеты Русия Олимпия комитетының хокукларын торгызды.  Sky News язуынча, ФИФА Русия такымнарын халыкара уеннарда катнаштыру мәсьәләсен караячак.
 
🔸Казакъстан Конституция мәхкәмәсе илнең яңа Конституциясе Касыйм-Жомарт Токаевка президент сайлауларында кабат катнашу хокукы бирә дигән карар чыгарды.
 
🔸Бурычлар җыелу сәбәпле, «Башкортстан энергия ширкәте» («ЭСКБ») Ишембай районының барлык 13 авыл шурасы карамагындагы урам яктыртуына электр бирүне туктатырга җыена. Бу хакта «Говорит Не Москва» басмасы хәбәр итә. «ЭСКБ» ширкәтенең матбугат сәркатибе Айсылу Исмәгыйлова сүзләренчә, муниципалитетның ширкәт алдындагы бурычы 8,6 миллион сумга җиткән.

@azatliqradiosi
Post #31279 328
«Алабуга-Политех» күбрәк яңа студентларны җәлеп итәргә тырыша

“Алабуга-Политех”ның студентлар кабул итүне арттыру планнары турында “Эхо”га “Алабуга махсус икътисад зонасының элекке хезмәткәре сөйләгән. Аның сүзләренчә, быелгы реклам кампаниясенең актив рәвештә алып барылуының максаты да нәкъ менә студентларны күбрәк җәлеп итү өчен булган.

Студентлар санын арттыру дроннар җитештерүне киңәйтү планнары белән бәйле булырга мөмкин. Dnipro OSINT проектының украин аналитиклары белдерүенчә, май аеннан башлап “Алабуга” җирлегендә дроннар җитештерүче ширкәтне шактый киңәйтү эшләре бара. Яңа төзелеш мәйданы якынча 340 гектарны тәшкил итә.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

▪️2024 елны Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язган иде ул вакытта 116.ru.

▪️Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәрттеләр.

@azatliqradiosi
Post #31271 319
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Көн язмасы: Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы.…
Башкорт җыенын оештыручы Рафис Кунаккулов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, телебез югала, балалар үзара гына түгел, әти-әниләре белән урысча, инглизчә сөйләшүгә күчеп бара.

"Икенчедән, безнең бәйрәмнәр күңел ачуга, концерт карауга корылып бетте. Ә тарих, гореф-гадәтләр, дин турында сөйләшүләрне кайда алып барырга? Юк алар. Элек җыеннарда кешеләр үзара сөйләшкән, елга нәтиҗә ясаган, планнар корган, иң мөһиме җыеннарда яшьләр танышкан яки аларны таныштырганнар. Менә бу югалып бетте. Без читтә яшибез, һәр кеше исәптә булса, гаиләләр үзара танышып, бер-берсен белеп яшәсә, хәерлерәк. Алга таба яшьләргә кавышу өчен уңайлы булыр иде", ди ул.

Аның әйтүенчә, чарада көрәш мәйданы булдырылган.

"Монда төрле бәйгеләр оештырылды... Һәр кеше кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кешеләр чатырлырда кунды. Азан белән уяндык, җомга намазларында вәгазь дә, бергәләп намаз да укылды. Ризык хәләл булды, Корбан Гаетенә чалынган ике сарык шушында кереп китте", ди ул.

Чарадан күбрәк фотоларны👉 монда күреп була

@azatliqradiosi
  • 👍 2
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →