TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31281 326
Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында Түбән Кама һәм Тукай районнарында җәрәхәтләнүчеләр бар.

Шулай ук Түбән Камадагы аерым ширкәтләргә зыян килгән. Бу хакта Татарстан рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама район башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында язуынча, зыян күрүчеләр җиңел җәрәхәтләр алган. Тукай районында дрон шәхси торак йортка һөҗүм иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән.

Рәсмиләр кайсы ширкәтләргә зыян килгәнлеге һәм зыянның никадәр җитди булуы әлегә ачыкламый.

"Вазгыять тулысынча контрольдә. Барлык хезмәтләр дә килешеп эшли һәм халыкның иминлеген тәэмин итү, шулай ук корылмалар эшчәнлеген торгызу өчен кирәкле барлык чараларны күрә", дип язган Беляев.

ASTRA бүген иртән Түбән Каманың сәнәгать зонасында янгын чыгуы турында хәбәр итте. Анда "ТАИФ-НК" җәмгыяте һәм "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылмасы урнашкан. Басманың OSINT-аналитигы һөҗүмнең "ТАИФ-НК" ширкәтенә ясалган булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Тулырак монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Түбән Кама районына дроннар һөҗүм итте: зыян күрүчеләр бар Тукай районында дрон шәхси йотка эләккән
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →