Бүген Украина иминлек хезмәте (СБУ) Уфа янында урнашкан «Черкассы» җитештерү-диспетчер станциясенә һөҗүм ясалуын белдерде.
Бу станция «Транснефть-Урал» акционерлык җәмгыятенә карый һәм нефтьне көнбатыш юнәлешкә кудыра.
«Корылмага СБУның кимендә сигез дроны һөҗүм итте. Нәтиҗәдә резервуарлар паркы тирәсендә һәм станциянең җитештерү корылмаларында янгын чыкты», дип белдерде СБУ.
Оешма мәгълүматына караганда, «Черкассы» станциясе аша ел саен якынча 2 миллион тонна нефть эшләнмәләре күчерелә, ә резервуарлар паркында гомуми күләме 385 мең куб метрдан артык булган 27 резервуар урнашкан.
Украина президенты Владимир Зеленский да Башкортстанга һөҗүм турында хәбәр итте, әмма кайсы корылмага һөҗүм ясалганын ачыкламады.
Башкортстан хакимияте һөҗүм турында берни белдермәде. Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Post #31284
321
- 👍 2
- 🔥 2