Башкорт җыенын оештыручы Рафис Кунаккулов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, телебез югала, балалар үзара гына түгел, әти-әниләре белән урысча, инглизчә сөйләшүгә күчеп бара.
"Икенчедән, безнең бәйрәмнәр күңел ачуга, концерт карауга корылып бетте. Ә тарих, гореф-гадәтләр, дин турында сөйләшүләрне кайда алып барырга? Юк алар. Элек җыеннарда кешеләр үзара сөйләшкән, елга нәтиҗә ясаган, планнар корган, иң мөһиме җыеннарда яшьләр танышкан яки аларны таныштырганнар. Менә бу югалып бетте. Без читтә яшибез, һәр кеше исәптә булса, гаиләләр үзара танышып, бер-берсен белеп яшәсә, хәерлерәк. Алга таба яшьләргә кавышу өчен уңайлы булыр иде", ди ул.
Аның әйтүенчә, чарада көрәш мәйданы булдырылган.
"Монда төрле бәйгеләр оештырылды... Һәр кеше кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кешеләр чатырлырда кунды. Азан белән уяндык, җомга намазларында вәгазь дә, бергәләп намаз да укылды. Ризык хәләл булды, Корбан Гаетенә чалынган ике сарык шушында кереп китте", ди ул.
Чарадан күбрәк фотоларны👉 монда күреп була
@azatliqradiosi
Post #31271
319
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Көн язмасы: Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы.…








- 👍 2