Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бүген төнлә Татарстанның Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Лениногорски шәһәрләрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Astra Telegram каналы җирле халыкка сылтанып язуынча, Түбән Камада шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан. Хәзер Казан һәм Яшел Үзәндә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе алынган.
🔸Шулай ук Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Уфа һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итү һәм җибәрүне туктатты. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
🔸Сарытауга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Astra хәбәр итүенчә, һөҗүм нефть эшкәртү корылмасына ясалган булуы ихтимал.
🔸Төркия депортацияләгән активист Ариадна Литвинова Русиядә сак астына алынган. Кызның әтисе Би-би-сига белдерүенчә, Төркия Литвинованы документлары белән бәйле проблемнары сәбәпле илдән җибәргән. Ул Төркиядә яшәү рөхсәте ала алмаган.
🔸Халыкара Олимпия комитеты Русия Олимпия комитетының хокукларын торгызды. Sky News язуынча, ФИФА Русия такымнарын халыкара уеннарда катнаштыру мәсьәләсен караячак.
🔸Казакъстан Конституция мәхкәмәсе илнең яңа Конституциясе Касыйм-Жомарт Токаевка президент сайлауларында кабат катнашу хокукы бирә дигән карар чыгарды.
🔸Бурычлар җыелу сәбәпле, «Башкортстан энергия ширкәте» («ЭСКБ») Ишембай районының барлык 13 авыл шурасы карамагындагы урам яктыртуына электр бирүне туктатырга җыена. Бу хакта «Говорит Не Москва» басмасы хәбәр итә. «ЭСКБ» ширкәтенең матбугат сәркатибе Айсылу Исмәгыйлова сүзләренчә, муниципалитетның ширкәт алдындагы бурычы 8,6 миллион сумга җиткән.
@azatliqradiosi
Post #31280
326