TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.52K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #30997 · Back to latest

Older Posts 16 shown
Post #30995 304
Уфада тантаналы рәвештә Владимир Жириновский исемендәге урамны ачтылар

Шул уңайдан Уфага ЛДПР фиркасе башлыгы Леонид Слуцкий килде. Ул яңа урам ачылышында тантаналы рәвештә тасма кисте дип яза Sota. 800 метрга сузылган бу яңа урам Уфаның Дим һәм Ленин районнары арасында урнашкан.

Жириновский урамын булдыру идеясы берничә ел дәвам итте. 2025 елны декабрьдә онлайн тавыш бирүдә каршы булучылар күбрәк иде. Быел Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга Жириновский исемен бирүне яклап чыкты.

Шул ук вакытта "Гражданский Союз — Уфа" сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.

Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне "яклап" килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.

Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы төбәкне өйрәнүчеләр, башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.

▪️1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

@azatliqradiosi
Telegram SOTA В Уфе прошло торжественное открытие улицы имени Владимира Жириновского Ради этого в Башкирию прилетел лидер ЛДПР Леонид Слуцкий, он и перерезал ленточку. В день мероприятия в городе также проводят Всероссийский турнир по самбо памяти основателя партии. …
  • 🤬 11
  • 🤡 6
  • 🤮 5
  • 😁 2
  • 💩 2
  • ❤ 1
  • 🖕 1
Post #30994 281
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Самара губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.
Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Сызраньда һөҗүмнән соң янгын чыккан. Нәрсә янганы ачыкланмый. Украина монитор каналлары белдерүенчә, янгын нефть эшкәртү ширкәтендә чыккан.

🔸Австриянең элекке күзләү хезмәткәре Эгисто Отт Русия файдасына шымчылыкта гаепле дип табылган һәм дүрт ел да бер айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта BBC яза.

🔸АКШ хакимияте Кубаның элекке җитәкчесе Раул Кастрога АКШ ватандашларын үтерү максатыннан сүз куешуда гаепләү белдерде. Бу 1996 елдагы вакыйга белән бәйле. Ул вакытта Куба Brothers to the Rescue һуманитар оешмасының ике очкычын бәреп төшерде, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булды.

🔸Салым хезмәте бурычлар өчен ширкәтләрнең патентларын, тауар билгеләрен һәм брендка хокукларын туңдыра башлаган, дип яза "Известия".

🔸Русиянең май аенда нефть-газ керемнәре якынча 700 млрд сумга җитәргә мөмкин. Reuters исәпләүләренә күрә, бу узган елның май ае белән чагыштырганда якынча 40%ка күбрәк. Шул ук вакытта, гыйнвар–май айларындагы гомуми керемнәрне былтыргы белән чагыштырганда якынча өчтән бергә кимрәк булуы көтелә.

@azatliqradiosi
Post #30993 299
Быел Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Корылмада нигезләрне ныгытачаклар һәм кирпеч өемен торгызачаклар.

Комплекслы төзекләндерү шулай ук түшәмнәрне һәм баскычларны ныгытуны, агачтан ясалган конструкциләрне уттан һәм биологик зарарланудан саклауны күздә тота. Төп игътибар манараның тарихи кыяфәтенә биреләчәк. Биредә оригинал тәрәзә һәм ишек элементларын торгызачаклар, югалган шакмаклы рәшәткәләрне һәм XVIII гасырга караган тимердән коелган бизәкләрне яңадан ясаячаклар.

Моннан тыш, яруслы түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышларга ниятлиләр. Манара түбәсендәге мәшһүр ярымай да төзекләнлереләчәк. Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Манараны төзекләндерү 2022 елда ук башланган иде.

▪️Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

▪️XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

▪️2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итә Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән
  • ❤ 7
  • 👍 3
  • 🔥 1
Post #30992 299
⚡️Русиядә берничә мөселман дин әһеле тоткарланган

Русиядә танылган дин әһелләре Мордовия мөфтие Раил Асаинов һәм элек Карелия мөфтие булган Висам Али Бардвил тоткарланган. Тоткарлаулар Мәскәү, Петербур, Сарытау, Саранскида узган. Тоткарлаулар турында мәгълүматны Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев да раслаган.

Ринат Мөхәммәтов алып барган “Нерусский” Телеграм каналы язуынча, Асаинов белән Бардвилдан башка Петербурдан Төньяк Көнбатыш мөселман җәмгыяте җитәкчесе Мөхәммәт Хенни һәм Сарытау мөселманнары Диния идарәсе хезмәткәре, мәдрәсә укытучысы Эл-Хих тоткарланган.

Телеграм канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр. Бардвилны төркем белән хаҗга очып китәргә җыенганда һава аланында кулга алганнар. Тоткарлау сәбәпләре билгеле түгел.

Әлеге мөселман дин әһелләре Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния Нәзарәткә карый. Соңгы елларда Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев мөфтиятне тыярга чакырып, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән иде. Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

▪️2016 елны Саранскида балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе республика мөфтие урынбасары Раил Асаиновка балаларын мәктәпкә хиҗапсыз йөртергә киңәш иткән иде. Комиссия фикеренчә, Асаинов кызларын дөрес тәрбияләми, мәктәпкә яулык ябып баруларына юл куя. Аңа мәктәптә баш киемендә йөрүне тыючы Мордовия хөкүмәте карарын бозмаска киңәш ителде.

@azatliqradiosi
  • 🤬 6
  • 😢 3
  • ❤ 1
  • 🤔 1
Post #30991 331
Татар Шурасы татар милләтенә һәм Татарстанга бәйлелекне күрсәтүче таныклык чыгарган

Активистлар ул таныклык Татарстанга бәйле, әмма рәсми документны алыштырмый дип белдерә.

Таныклык пластик ID картаны хәтерләтә. Таныклыкның алгы ягында Татарстан байрагы һәм тугърасы ясалган, кешенең исем фамилиясе, туган елы һәм урыны күрсәтелгән, таныклык кайчанга бирелгәне хакында мәгълүмат бар.

Таныклыкның икенче ягында Татарстан харитасы рәсеме һәм байрагы рәсемнәрендә "Татарстан җөмһүрияте - демократик хокукый дәүләт" дип язылган. Бу 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 1нче мәддәсе дип күрсәтелгән. Шулай ук анда таныклыкны Татар Шурасы чыгарылганы, бу документның рәсми булмавы һәм шәхесне раслау өчен кулланылмавы язылган. Таныклыкның серияләре бар.

Татар Шурасының координаторы Руслан Айсин аңлатуынча, бу рәсми документны, паспортны алмаштырмый, әмма кешенең Татарстанга, татар милләтенә бәйлелеген күрсәтә ала. Ул моны зур эшнең башлангычы, ди.

Тулырак 👉монда укыгыз..

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Татар шурасы татар милләтенә һәм Татарстанга бәйлелекне күрсәтүче таныклык чыгарган Активистлар ул таныклык Татарстанга бәйле, әмма рәсми документны алыштырмый дип белдерә.
  • ❤ 9
  • 🤮 2
Post #30988 334
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә очкыч тибындагы дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта саклану министрлыгы хәбәр итте. Республикада төнлә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе игълан ителде. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары өч сәгатькә якын ябылып торды. Хәзер барлык чикләүләр дә алынган.

🔸Русия армиясенең Днепрга һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Ганжа хәбәр итте.

🔸Дроннар Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәренә һөҗүм иткән. Supernova+ украин каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм «Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган. Exilenova+ хәбәрләренә күрә ширкәттә янгын чыккан.

🔸2026 елда Халыкара Букер бүләге лауреаты дип "Тайвань турындагы юлъязмалар" өчен Тайван язучысы Ян Шуан-цзы танылды. Бу хакта премиянең сәхифәсендә хәбәр ителә. Букер премиясе 1969 елдан бирле тапшырыла. 2014 елдан башлап бүләккә әсәре инглиз телендә язылган һәм премия биреләчәк елны Британияда нәшер ителгән теләсә кайсы ил язучысы дәгъва итәргә мөмкин. 2004 елда халыкара Букер премиясе оештырылды, ул инглиз теленә тәрҗемә ителгән романнарга бирелә.

🔸Уфада тагын мобил интернет эшләми дип яза шәһәр халкына сылтанып UTV Телеграм каналы. Сездә эшлиме?

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Post #30987 346
Русия аннексияләгән Кырым мәчетләрендә урыслаштыру тагын да көчәя

Әлеге хәл кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында зур борчылу тудыра. Бу хакта иминлек сәбәпле исемен атамауны сораган җирле җәмәгать эшлеклесе, кырымтатар милли хәрәкәте ветераны “Крым.Реалии”-га сөйләгән.

Аның күзәтүләренчә, соңгы вакытта Кырым мәчетләрендә дини гыйбадәтләрнең урыс теленә күчүе күзәтелә.

"Кызганычка, Кырымның озакка сузылган Русия аннексиясе һәм Русия хакимиятенең белем бирү оешмаларында кырымтатар телен укытуны кыскарту сәясәте кырымтатар яшьләренең ана телне начар белә башлавына китерде, күпләр аны бөтенләй белми. Хәзер яшьләр мәчетләрдәге гыйбадәтләрнең урыс телендә алып барылуын таләп итә, чөнки алар үз туган телләрен аңламый. Быел инде берничә мәчет шуның аркасында урыс теленә күчәргә мәҗбүр булды. Безнең Русия тарафлы җирле мөфтияткә дәгъвалар күп, әмма бу очракта ул аларның гаебе түгел, мөфтият гыйбадәтләрнең кырымтатар телендә уздырылуын яклый, ләкин аннексия шартларында халкыбыз арасында, беренче чиратта яшьләр арасында, урыслаштыру көчәя бара", дигән җәмәгать эшлеклесе.


Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әйтүенчә, хәзер Кырымда кимендә 350 мең кырымтатары яши, әмма алар арасында туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән. Бу урыслаштыру һәм ассимиляция сәясәтенең нәтиҗәсе булып тора.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Кырымтатар җәмәгать эшлеклесе: Кырым мәчетләрендә урыслашу көчәя Яшьләрнең кырымтатар телен белүе начарайган
  • 🤬 11
  • 🤔 1
  • 😢 1
Post #30986 301
19 май - Татарстан матбугаты көне

2007 елда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәмиев Азатлык Радиосына матбугат иреге турында сөйләгән иде.

Татар матбугаты һәм җәмгыяте андый иреккә ирештеме?

Бүген басмалар ни хәлдә?

@azatliqradiosi
  • ❤ 10
  • 🔥 1
  • 😢 1
Post #30985 479
Быел Венециядәге биеннале вакытында беренче тапкыр оештырылган decoloniz.art проектында татар-башкортлар да катнашты

Проектны Азат милләтләр лигасы, Arts Against Aggression һәм Memorial Italia оешмасы белән берлектә тормышка ашырган. Алар халыкара җәмәгатьчелеккә Русиядә халыкларның бай мәдәнияте барлыгы һәм аларны урысныкыннан аерып карарга кирәклекне җиткерергән. Азатлык Радиосы чарада катнашкан татар-башкортлар белән сөйләште.

"Без русияләр буларак түгел, ә үз халыкларыбызның вәкилләре буларак чыгыш ясадык. Шулар арасында мин дә бар идем. Чыгышымның мөһим өлеше тарихи үткәнне хәзерге заман белән бәйләргә омтылу булды. Шул исәптән мәгънәсен үзе дә аңлап бетермәгән сугышка (Русиянең Украинага каршы сугышы — ред.) эләккән хәзерге башкорт солдаты образы аша да", диде күптән түгел Франциядә сәяси сыену алган башкорт активисты Рамил Ваһапов.

Күптән түгел оешкан Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе, Швециядә яшәүче Аида Габдрахманова Азатлык Радиосына сөйләвенчә, сәяси-сәнгать чарасы Русиянең басып алынган халыкларның рәссамнары һәм вәкилләренә багышланган.

Проект кысаларында Габдрахманова ике татар рәссамының — Җәмилә Гергенредер һәм Нияз Хаҗиәхмәтовның (X-Azia Design) эшләрен тәкъдим иткән.

Җәмилә Гергенредер — "кулак" улы, чыгышы белән татар булган үзбәк рәссамы Әнвәр Насыйровның кызы. Бүген ул Германиядә яши һәм иҗат итә. Милли тематикага багышланган эшләрендә татар халкына карата тирән мәхәббәт һәм әтисе тапшырган мәдәни хәтер чагыла.

Икенче тәкъдим ителгән автор — X-Azia Design исеме астында иҗат итүче дигитал графика рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов эшләрендә татар милли мотивлары, тарихы һәм традицияләре заманча сәнгать белән үрелеп бара. Кайбер әсәрләре татар халкының киләчәккә өметсезлеген һәм эчке кичерешләрен чагылдыра.

Чара вакытында Аида Габдрахманова шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырен укыган һәм татар теле, тарихи хәтер һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында җиткергән.

Габдрахманова сүзләренчә, аның өчен татар халкының күпсанлы талантлы һәм лаеклы вәкилләре барлыгын күрсәтү мөһим булган. Аларның иҗаты аерым павильонда тулы хокуклы урын ала алыр иде ди ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Венеция биенналесе: decoloniz.art проектында татар-башкортлар да катнашты Быел Венециядәге биеннале вакытында беренче тапкыр оештырылган decoloniz.art проектында татар-башкортлар да катнашты. Алар халыкара җәмәгатьчелеккә Русиядә халыкларның бай мәдәнияте барлыгы һәм аларны урысныкыннан аерып карарга кирәклекне җиткерергә теләде.…
  • ❤ 10
Post #30984 293
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сан-Диего шәһәрендәге ислам үзәгендә — шәһәрнең иң зур мәчетләренең берсендә ут ачу нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Алар арасында мәчет сакчысы да бар. Һөҗүмдә шикләнелгән ике кеше шулай ук машина эчендә үле килеш табылган. Бу хакта Associated Press хәбәр итә. Атыш көндез булган. NBC 7 San Diego мәгълүматларына караганда, һөҗүмдә шикләнелүчеләргә 17 һәм 19 яшь. Полиция белдерүенчә, мәчет сакчысы тагын да күбрәк корбаннар булудан саклап калган. Ул вакытта мәчеттә мәдрәсәдә укучы балалар да булган, әмма алар зыян күрмәгән.

🔸Курски өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 68 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, тагын ике кеше яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Хинштейн белдерде.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп 19 майга планлаштырылган Иранга һөҗүмнәрне кичектерүен белдерде. Аның сүзләренчә, бу хакта Катар, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лидерлары сораган. АКШ президенты моны Иранда атом коралы булмавын күздә тоткан, шулай ук АКШ белән Якын Көнчыгыш илләрен канәгатьләндерәчәк сөйләшүләр алып барылуы һәм ихтимал килешү белән аңлатты.

🔸АКШ Финанс министрлыгы диңгез аша ташыла торган Русия нефтенә карата санкцияләрдән азат итүне 30 көнгә озайтачак. Министр Скотт Бессент вакытлы лицензия бирелүен раслаган, дип хәбәр итә Reuters. Бессент сүзләренчә, карар иң зәгыйфь илләрнең инде юлда булган Русия нефтен алу мөмкинлеген саклап калу өчен кабул ителгән. Вашингтонда бу Һормуз бугазы тирәсендәге кризис фонында дөнья нефть базарын тотрыкландыруга ярдәм итәчәк дип саный.

🔸Русия туроператорлары берлеге хәбәр итүенчә, 2026 елның җәендә Русиядән турыга 31–32 илгә очып булачак. Оешма билгеләп үткәнчә, бу кышкы җәдвәл белән чагыштырганда 25 процентка кимрәк (ул чакта 43 юнәлеш булган), һәм СССРдагы «тимер пәрдә» чорындагы күрсәткечтән өч тапкырга азрак.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Post #30983 570
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Галим Азат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18 санлы "Полярная сова" колониясенә китерелү белән газаплаганнар Мифтаховны колониягә китергәннән соң икенче көнне — 21 апрельдә газаплаганнар. Башка хөкем ителүчеләр Азатка бәдрәф чистарырга кушкан, ул баш тарткан…
Прокуратура математик Азат Мифтаховны беркем дә газапламаган дип белдерде

Ямал-Ненец бүлгесенең прокуратурасы Харпта урнашкан "Полярная сова" төрмәсендә утырган галим Азат Мифтаховка бәйле очракны тикшергән. Галим узган атнаны аны төрмә хезмәткәрләре, тоткыннар тарафыннан газапланганнары турында адвокатларына сөйләде. Алар бу мәгълүматны җәмәгатьчелеккә җиткерде. Мифтаховның адвокатлары Русия прокуратасына шикаять итте һәм бу очракны тикшерүне, өйрәнүне сорады. Нәтиҗәдә прокуратура Азат Мифтаховның хокуклары бозылмаган дип белдерде. Бу хакта төрмә, колонияләрдә кануннарның үтәлешен күзәтүче прокурор Михаил Митяев имзалаган документта әйтелә. Ул адвокатларга тапшырылган.

"Тикшерү барышында медицина документлары өйрәнелде, хөкем ителүчеләрдән һәм 18нче колония администрациясе хезмәткәрләреннән аңлатмалар алынды, стационар видеокамералар һәм күчмә видеорегистраторлар язмалары каралды. Алар прокуратура өчен дә, Русия тикшерү комитеты хезмәткәрләре өчен дә сакланган. Видеоязмаларны яшерү яки юк итү очраклары ачыкланмады.

… Махсус прокурор күрсәтмәсе нигезендә хөкем ителүче медицина тикшерүен узды. Тикшерү вакытында тәнендә җәрәхәт эзләре табылмады", дип язылган ул аңлатмада.


Азат Мифтахов медицина тикшерүе билгеләнгәнен раслады, дип яза "Медиазона". Әмма "ул вакытка газаплаулардан калган эзләр юкка чыккан, төзәлгән, дигән. Мондый медицина тикшерүе җәзалау очрагы булганнан соң, ике атна узгач, яралар төзәлгәч үткәрелгән.

Азат Мифтаховны яклаучы төркем әле прокуратураның тикшерүе дәвам итә дип белдерә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Прокуратура математик Азат Мифтаховны беркем дә газапламаган дип белдерде Моңа кадәр Мифтахов аны Харп төрмәсендә кыйнаулары, ток белән газаплаганнары, көчләү белән янаганнары турында сөйләде. Прокуратура тоткынның хокуклары бозылмаган дип нәтиҗә ясаган.
  • 🤬 3
  • ❤ 1
  • 👏 1
Post #30982 281
Татарстанда Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучылар һәм инвалид булганнар өчен тернәкләндерү үзәге төзеләчәк.

«Татнефть» ширкәте моның өчен шифаханә биргән. Хәзер аны заманча таләпләргә туры китерәләр.

Тернәкләндерү үзәге төзелү турында Татарстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутат Максим Топилин белдергән.

KazanFirst язуынча, Топилин эшнең фаразланганнан акрынрак баруын әйткән.

“Кызганычка гарип булып, яраланып кайткан кешеләр бар. Алар өчен Татарстанда яңа тернәкләндерү үзәге булдыру эше бара. Шифаханә бүлеп биргән “Татнефть”кә зур рәхмәт. Хәзер аны тәртипкә китерергә кирәк. Эш бара. Тизрәк булыр дип уйлаган идек, ләкин тормыш барысын да үз урынына куя: финанс чыгымнар, проект документлары. Әмма карар кабул ителгән”, дигән Топилин.


Инде узган елны ук Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында әйтелгән иде. "Бизнес Online" аны «Татнефть»кә караучы «Лилия» исемле шифаханәдә булдырачаклар дип язды. Русия социаль фонды рәисе Сергей Чирков үзәкне булдыру турында фәрманны узган ел 15 майда имзалаган иде.

Элегрәк Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләре турында әйтелде.

▪️9 майда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә узган парадка Украинага каршы сугышта катнашкан ветераннар чыкты, алар арасында протезларда һәм култык таяклары белән йөрүчеләр шактый иде. Колонна башында аяксыз ир-ат инвалид арбасында барды.

▪️Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 9934, Татарстаннан 8936 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
Telegram ЮВТ-24 | Новости Альметьевска 🎖На параде Победы промаршировали Ветераны СВО под предводительством председателя местного отделения фонда "Защитники Отечества" Виктора Шатрилова.
  • 🤮 2
  • ❤ 1
Post #30981 262
Петербурда кырымтатар байрагы өчен Кырымның балалар ансамбле җитәкчесе тоткарланган

Петербурда полиция Акмәчеттән «Нефес» балалар бию ансамбле җитәкчесе Севеле Хәлилова һәм кырымтатар җәмгыяте җитәкчесе Радион Эсмедляевны тоткарлаган. Алар экскурсия вакытында кырымтатар байрагы белән фотога төшмәкче булган. Бу хакта “Фонтанка” һәм “78 канал” хәбәр итә.

Әлеге хәл кичә була. Концертта катнашырга Петербурга килгән ансамбль вәкилләре Петропавлов крепостенә экскурсиягә бара. Милли киемнәрдәге балалар Русия, аннексияләнгән Кырым һәм кырымтатар байрагын күтәреп йөри. Полиция хезмәткәрләрендә кырымтатар байрагы кызыксыну уята.

“Алар басып тора иделәр, фотога төшергә теләделәр, яннарына полиция хезмәткәрләре килде. Башта кырымтатар байрагын алачакларын әйттеләр, чөнки ул зәңгәр күк төстә сары тамга белән, тризубка охшаган, диделәр. Экстремистик һәм тыелган дип белдерделәр”, дигән ансамбль җитәкчесенең дусты Егор Абрамов.


Аның әйтүенчә, полиция катнашучыларны әлеге байрак белән митинг уздыруда гаепләгән.

Полиция Хәлилова һәм Эсмедляевны һәм тагын бер кешене тоткарлаган. Өченче кешенең кем булуы әйтелми. Хәзерге вакытта алар полиция бүлегендә кала. Мәхкәмә утырышы бүген Петроград район мәхкәмәсе бинасында узачак.

Ансамбль бүген “Русия – минем тарих” паркында чыгыш ясарга тиеш.

🔹Кырымтатар байрагы экстремистик дип танылмаган. Гәрчә элек Русия куәт оешмалары аны биналардан, машиналардан салыдырырга тырышкан очраклар булгалады. 2023 елны Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган иде.

🔹Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булган, төрле илләргә сибелгән кырымтатарлар диаспорада, Украинаның төрле шәһәрләрендә яшәсә дә, алар Ватаннарына, Кырымга тугрыклы булып кала. Зәнгәр күк төсендә тарак тамгалы байрак моны чагылдырган һәм халыкны берләштергән бер символ булып тора.

🔹Узган гасыр башында дәүләтчелек символы итеп кабул ителгән кырымтатар милли байрагы сөргенлектән Кырымга кайткан кырымтатар халкы икенче корылтаенда 1991 елда Акмәчеттә яңадан торгызыла.

@azatliqradiosi
  • 🤬 5
  • ❤ 1
  • 🔥 1
Post #30980 273
Азатлык хисабы: сугышта Казаннан үлүчеләр саны – 1,5 меңнән күбрәк

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 8936 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 9934 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
  • 😱 2
  • 🎉 1
Post #30979 271
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендәге янгында пешкән бер кеше үлгән. Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр итүенчә, 54 яшьлек ирнең тәне 90% пешкән булган. Элегрәк өч кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. Слесарьны эзләү дәвам итә.

🔸Русия армиясенең Днепрга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше, шул исәптән балалар җәрәхәтләнгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Шәһәрдә торак йортлар, гыйбадәтханә, югары уку йорты бинасына зыян килгән. Тагын ике кеше Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә яраланган.

🔸АКШ Русия нефтен сатып алучы илләргә каршы яңа санкцияләр әзерли. Бу хакта NBC News-ка сенатор Линдси Грэм белдергән.

🔸Кичә кич Литвада төшкән дрон калдыклары табылган. Бу хакта илнең кризислар идарәсе дәүләт үзәге башлыгы Вилмантас Виткаускас LRT-га белдергән. Беренчел мәгълүматларга караганда, дрон Украинадан очып кергән. Сүз якшәмбе иртәсендә Латвия һава киңлегенә кереп, аннары аннан чыгып киткән дрон турында барырга мөмкин.

🔸18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — сөрген көне. 1944 елның 18 маенда Советлар Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә. Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →