Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Самара губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.
Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Сызраньда һөҗүмнән соң янгын чыккан. Нәрсә янганы ачыкланмый. Украина монитор каналлары белдерүенчә, янгын нефть эшкәртү ширкәтендә чыккан.
🔸Австриянең элекке күзләү хезмәткәре Эгисто Отт Русия файдасына шымчылыкта гаепле дип табылган һәм дүрт ел да бер айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта BBC яза.
🔸АКШ хакимияте Кубаның элекке җитәкчесе Раул Кастрога АКШ ватандашларын үтерү максатыннан сүз куешуда гаепләү белдерде. Бу 1996 елдагы вакыйга белән бәйле. Ул вакытта Куба Brothers to the Rescue һуманитар оешмасының ике очкычын бәреп төшерде, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булды.
🔸Салым хезмәте бурычлар өчен ширкәтләрнең патентларын, тауар билгеләрен һәм брендка хокукларын туңдыра башлаган, дип яза "Известия".
🔸Русиянең май аенда нефть-газ керемнәре якынча 700 млрд сумга җитәргә мөмкин. Reuters исәпләүләренә күрә, бу узган елның май ае белән чагыштырганда якынча 40%ка күбрәк. Шул ук вакытта, гыйнвар–май айларындагы гомуми керемнәрне былтыргы белән чагыштырганда якынча өчтән бергә кимрәк булуы көтелә.
@azatliqradiosi
Post #30994
281