15 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев һәм оппозиция активисты Эдгар Хәтер көне уңаеннан пикетка чыкты.
Зәкиев әйтүенчә, ТИҮ инде 38нче тапкыр Хәтер көненә багышланган чара уздыра.
"1989 елдан 2021 елга кадәр чаралар Казанда үтте. Соңгы биш елда алар нигездә чит илләрдә уздырыла.
Татар дәүләтчелегенең тарихы 1500 елдан артык. 1552 елда без дәүләтебезне югалттык, әмма без аны торгызырбыз", ди ул.
Зәкиев белдерүенчә, 20нче гасырда дәүләтчелекне торгызу өчен зур адым ясалды.
"1920 елда Татар республикасын игълан иттеләр, әмма ул да юкка чыкты. 1992 елда бу өлкәдә зур адым эшләнде. 6 ноябрьдә Конституция кабул ителде, анда Татарстан бәйсез дәүләт дип язылды. Шулай итеп без 1992 елдан 2002 елдан бәйсез дәүләт булып яшәдек. Әмма аннары Мәскәү басымы астында Конституцияне үзгәрттеләр һәм бәйсез дәүләтне юк иттеләр. Анда Русия субъекты дигән сүзне язып куйдылар", ди ул.
Зәкиев сүзләренчә, татарның демократияле хокукый дәүләт төзү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.
@azatliqradiosi
Post #31952
147
- 🔥 6
- ❤ 2
- 😈 1