Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уздырган
Алар повесткалар тапшырган
Йөзләгән куәт оешмасы вәкилләре һәм ОМОН машиналары Петербурның Печән базары тирәсен камап алган. Куәт оешмаларына якын Baza Телеграм каналы язуынча, тәртип сакчылары меңнәрчә мөселманнары сыйдыра алган намаз кылу урыннарында чит ил кешеләренең документларын тикшергән.
Шулай ук куәт оешмасы вәкилләре якындагы хостеллар һәм нигездә мөселманнар туклана торган кафеларга да килгән.
Куәт оешмасы вәкилләренә хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә кушылган. Алар Русия ватандашлыгы алган чит ил кешеләренең хәрби исәпкә басу-басмавын тикшерә, повесткалар тапшыра.
Тикшерү барышында тоткарланучылар да бар.
78/Новости хәбәр итүенчә, куәт оешмасы вәкилләре намаз тәмамлануга ук килгән.
“Намаздан чыгармыйлар, ни буласын белмим. Берни аңлашылмый” дип сөйләгән “Фонтанка”га бер ир.
▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елның 20 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар иде.
Видео Activatica
Post #31954
130