2026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган акча өчен 8,12 миллиард сум бүленгән.
Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельниковка сылтама белән «Коммерсант» яза. Моннан тыш һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына түләүләр өчен тагын 2,12 миллиард сум тотылган.
Шулай ук Башкортстанда төзелгән хәрби бүлекләрдәге сугышчыларга айлык түләүләр өчен 1,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Әлеге бүлекләрдә хезмәт итүчеләргә һәр 180 көн хезмәт өчен бер тапкыр бирелә торган 200 мең сум күләмендәге түләүләргә 678,8 миллион сум тотылган, «Барс» бүлекчәсе катнашучыларына түләүләр 43,4 миллион сум тәшкил иткән. Барлыгы тугыз айда хәрбиләргә түләүләр өчен 12,16 миллиард сум сарыф ителгән.
▪️Башкортстан финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел дәвамында бюджет хәрбиләргә түләүләр өчен 32 миллиард сум бүлеп биргән.
▪️Башкортстанның 2026 елга бюджет дефициты 22,5 миллиард сум тәшкил итә.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышында иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Азатлык Радиосы алып барган исәпләүләргә караганда, ким дигәндә 10771 сугышчы һәлак булган. Бу әле без ачыклый алган саннар гына, чынлыкта үлүчеләр тагын да күбрәк булырга мөмкин. Хакимият аларның чын санын яшерә.
@azatliqradiosi
Post #31953
99
- 🙈 2
- 🤬 1