Петербурда полиция Акмәчеттән «Нефес» балалар бию ансамбле җитәкчесе Севеле Хәлилова һәм кырымтатар җәмгыяте җитәкчесе Радион Эсмедляевны тоткарлаган. Алар экскурсия вакытында кырымтатар байрагы белән фотога төшмәкче булган. Бу хакта “Фонтанка” һәм “78 канал” хәбәр итә.
Әлеге хәл кичә була. Концертта катнашырга Петербурга килгән ансамбль вәкилләре Петропавлов крепостенә экскурсиягә бара. Милли киемнәрдәге балалар Русия, аннексияләнгән Кырым һәм кырымтатар байрагын күтәреп йөри. Полиция хезмәткәрләрендә кырымтатар байрагы кызыксыну уята.
“Алар басып тора иделәр, фотога төшергә теләделәр, яннарына полиция хезмәткәрләре килде. Башта кырымтатар байрагын алачакларын әйттеләр, чөнки ул зәңгәр күк төстә сары тамга белән, тризубка охшаган, диделәр. Экстремистик һәм тыелган дип белдерделәр”, дигән ансамбль җитәкчесенең дусты Егор Абрамов.
Аның әйтүенчә, полиция катнашучыларны әлеге байрак белән митинг уздыруда гаепләгән.
Полиция Хәлилова һәм Эсмедляевны һәм тагын бер кешене тоткарлаган. Өченче кешенең кем булуы әйтелми. Хәзерге вакытта алар полиция бүлегендә кала. Мәхкәмә утырышы бүген Петроград район мәхкәмәсе бинасында узачак.
Ансамбль бүген “Русия – минем тарих” паркында чыгыш ясарга тиеш.
🔹Кырымтатар байрагы экстремистик дип танылмаган. Гәрчә элек Русия куәт оешмалары аны биналардан, машиналардан салыдырырга тырышкан очраклар булгалады. 2023 елны Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган иде.
🔹Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булган, төрле илләргә сибелгән кырымтатарлар диаспорада, Украинаның төрле шәһәрләрендә яшәсә дә, алар Ватаннарына, Кырымга тугрыклы булып кала. Зәнгәр күк төсендә тарак тамгалы байрак моны чагылдырган һәм халыкны берләштергән бер символ булып тора.
🔹Узган гасыр башында дәүләтчелек символы итеп кабул ителгән кырымтатар милли байрагы сөргенлектән Кырымга кайткан кырымтатар халкы икенче корылтаенда 1991 елда Акмәчеттә яңадан торгызыла.
@azatliqradiosi