Быел Венециядәге биеннале вакытында беренче тапкыр оештырылган decoloniz.art проектында татар-башкортлар да катнашты
Проектны Азат милләтләр лигасы, Arts Against Aggression һәм Memorial Italia оешмасы белән берлектә тормышка ашырган. Алар халыкара җәмәгатьчелеккә Русиядә халыкларның бай мәдәнияте барлыгы һәм аларны урысныкыннан аерып карарга кирәклекне җиткерергән. Азатлык Радиосы чарада катнашкан татар-башкортлар белән сөйләште.
"Без русияләр буларак түгел, ә үз халыкларыбызның вәкилләре буларак чыгыш ясадык. Шулар арасында мин дә бар идем. Чыгышымның мөһим өлеше тарихи үткәнне хәзерге заман белән бәйләргә омтылу булды. Шул исәптән мәгънәсен үзе дә аңлап бетермәгән сугышка (Русиянең Украинага каршы сугышы — ред.) эләккән хәзерге башкорт солдаты образы аша да", диде күптән түгел Франциядә сәяси сыену алган башкорт активисты Рамил Ваһапов.
Күптән түгел оешкан Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе, Швециядә яшәүче Аида Габдрахманова Азатлык Радиосына сөйләвенчә, сәяси-сәнгать чарасы Русиянең басып алынган халыкларның рәссамнары һәм вәкилләренә багышланган.
Проект кысаларында Габдрахманова ике татар рәссамының — Җәмилә Гергенредер һәм Нияз Хаҗиәхмәтовның (X-Azia Design) эшләрен тәкъдим иткән.
Җәмилә Гергенредер — "кулак" улы, чыгышы белән татар булган үзбәк рәссамы Әнвәр Насыйровның кызы. Бүген ул Германиядә яши һәм иҗат итә. Милли тематикага багышланган эшләрендә татар халкына карата тирән мәхәббәт һәм әтисе тапшырган мәдәни хәтер чагыла.
Икенче тәкъдим ителгән автор — X-Azia Design исеме астында иҗат итүче дигитал графика рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов эшләрендә татар милли мотивлары, тарихы һәм традицияләре заманча сәнгать белән үрелеп бара. Кайбер әсәрләре татар халкының киләчәккә өметсезлеген һәм эчке кичерешләрен чагылдыра.
Чара вакытында Аида Габдрахманова шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырен укыган һәм татар теле, тарихи хәтер һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында җиткергән.
Габдрахманова сүзләренчә, аның өчен татар халкының күпсанлы талантлы һәм лаеклы вәкилләре барлыгын күрсәтү мөһим булган. Аларның иҗаты аерым павильонда тулы хокуклы урын ала алыр иде ди ул.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #30985
479