TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31956 57
Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә

Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә ел саен илнең тел сәясәтен гамәлгә ашыру турында дәүләт хисабын тапшырырга йөкләүче фәрман имзалады. Анда урыс теле һәм Русия халыклары телләренең хәле, ватандашларның тел хокуклары үтәлеше һәм түрәләр эшенең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат булырга тиеш.

15 октябрьдәге 752нче фәрманга күрә, хисап президентка һәм Федераль җыелышның ике пулатына хисап елы тәмамланганнан соң киләсе елның 1 маеннан да соңга калмыйча тапшырылачак.

Хөкүмәт анда дәүләт тел сәясәтенең торышы турында анализ һәм статистик мәгълүматларын, урыс теле һәм Русия халыклары телләрен күзәтү нәтиҗәләрен, шулай ук федераль, төбәк һәм җирле хакимият эшенә бәяне кертергә тиеш. Аерым алганда, ватандашларның республикаларның дәүләт телләрен һәм Русия халыкларының башка телләрен куллану хокукы ничек тәэмин ителүе турында да хисап каралган.

Моңа кадәр дә хакимият президентка тел сәясәте планы үтәлеше турында ел саен хисап бирергә тиеш иде. Яңа фәрман исә хисапның эчтәлеген җентекләп билгели һәм аны парламентка да тапшыруны күздә тота.

Фәрман милли телләрдә белем алучы мәктәп балалары саны кимегән чорда кабул ителде. "Если быть точным" проекты тикшеренүе мәгълүматларынча, 2024/25 уку елында Русия халыкларының туган телләрендә (урыс теленнән тыш) якынча 174 мең мәктәп баласы белем алган – бу барлык укучыларның бары 1%ы.

2016/17 уку елында андый балалар күпме булган - монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә 8 елда туган телләрдә укучылар саны 42%ка кимегән.
  • 💩 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  2. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  3. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
  4. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  5. Oct 16, 2026photo post
  6. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →