⚡️Русиядә берничә мөселман дин әһеле тоткарланган
Русиядә танылган дин әһелләре Мордовия мөфтие Раил Асаинов һәм элек Карелия мөфтие булган Висам Али Бардвил тоткарланган. Тоткарлаулар Мәскәү, Петербур, Сарытау, Саранскида узган. Тоткарлаулар турында мәгълүматны Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев да раслаган.
Ринат Мөхәммәтов алып барган “Нерусский” Телеграм каналы язуынча, Асаинов белән Бардвилдан башка Петербурдан Төньяк Көнбатыш мөселман җәмгыяте җитәкчесе Мөхәммәт Хенни һәм Сарытау мөселманнары Диния идарәсе хезмәткәре, мәдрәсә укытучысы Эл-Хих тоткарланган.
Телеграм канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр. Бардвилны төркем белән хаҗга очып китәргә җыенганда һава аланында кулга алганнар. Тоткарлау сәбәпләре билгеле түгел.
Әлеге мөселман дин әһелләре Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния Нәзарәткә карый. Соңгы елларда Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев мөфтиятне тыярга чакырып, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән иде. Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.
▪️2016 елны Саранскида балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе республика мөфтие урынбасары Раил Асаиновка балаларын мәктәпкә хиҗапсыз йөртергә киңәш иткән иде. Комиссия фикеренчә, Асаинов кызларын дөрес тәрбияләми, мәктәпкә яулык ябып баруларына юл куя. Аңа мәктәптә баш киемендә йөрүне тыючы Мордовия хөкүмәте карарын бозмаска киңәш ителде.
@azatliqradiosi
Post #30992
299
- 🤬 6
- 😢 3
- ❤ 1
- 🤔 1