TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #24692 571
"Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый

Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакыра. Мөфтият бу белдерүгә әлегә җавап кайтармады.

Силантьев үз мөрәҗәгатендә мөфти Равил Гайнетдингә буйсынган оешмаларны "илдә иң криминальләшкән дини оешмалар" дип атый. Ул мөфти Гайнетдинне русофобиядә дә гаепли. Силантьевка Гайнетдиннең мигрантларны тырыш дип мактавы да ошамый.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама монда.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.
  • 🤮 13
  • 🔥 2
  • 😁 2
  • 👍 1
  • 💩 1
  • 🍌 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  2. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  3. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
  4. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  5. Oct 16, 2026photo post
  6. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →