TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.52K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #30973 · Back to latest

Older Posts 9 shown
Post #30972 286
20 май кичендә Уфаның Агыйдел яры буенда "Самауырлы ритайым" - башкорт дискотекасы сезоны башланып китәчәк

Башкортлар Агыйдел яры буена җыела да, башкортча гына аралашып, үз телендә җырларын тыңлап, биеп, тәм-том белән чәйләр эчеп, уеннар уйнап күңел ача. Исеменнән аңлашылганча, чараның күренекле урынында – самавыр.

"Ритайымның" тарихы турында Азатлык Радиосы элек язган иде.

2020 елның җәендә, Бөрьян районында булган янгын сүндерүдә катнашырга битараф булмаган бер төркем кеше җыелган. Шуларның берсе үзе белән самавыр да алып барган. Шунда чәй эчеп утырганда гел шулай очрашып, самавыр тирәсендә булса да берләшергә кирәк дигән фикер туган. Бу чара тора-бара киңәйгәннән киңәя.

UTV хәбәр итүенчә, быел беренче ритайымда "Бишбармак" оркестры чыгыш ясаячак.

▪️Ритайым турында укыганнан соң менә бу👆 видеоны да карап алыгыз әле. Диктатура чорында милли үзаңны халык биюләре дә саклый

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
  • 👎 1
  • 🔥 1
Post #30971 262
Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң Медицина академиясе дип үзгәртелгән һәм Кырым федераль университеты составына кертелгән элекке Кырым дәүләт медицина университетын ФСБ тикшергән.

Сәбәбе - уку йортында кырымтатар милләтеннән студентлар саны күп булу. Бу хакта, иминлек максатларыннан исемен атамаган Кырым хокук яклаучысына сылтама белән Крым.Реалии хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, быел язның икенче яртысында Медицина академиясендә сәяси яки ришвәтчелек факторларын ачыклау максатыннан үткәрелгән зур тикшерү тәмамланган. Тикшерүгә әлеге югары уку йортында кырымтатар студентларының күпләп белем алуы сәбәп булган диелә.

"Акмәчеттәге медицина академиясендә кырымтатар студентларының өлеше чыннан да Кырым халкы арасындагы кырымтатарлар өлешеннән күпкә югарырак. Кайбер белгечлекләрдә укучыларның якынча яртысы - кырымтатарлар. Бу Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) уку йортында йә ришвәтчелек, йә милли лобби бар дигән шик тудырган, әмма тикшерү бернинди дә хокук бозу очрагын тапмаган. Югары уку йортына кабул итүгә бәйле бөтен документлар да тәртиптә булып чыккан.

Кырымтатарлар арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә теләгән сәләтле яшьләр күп. Шул гына. Элек тә шулай иде. Хәтта Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегендә дә андыйлар берәү генә түгел. Илми Умеров Андиҗан институтының дәвалау факультетын, Эскендер Бариев Кырым медицина университетын тәмамлаган", ди хокук яклаучы.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Хокук яклаучы: Кырымтатар студентлары күп уку сәбәпле, ФСБ Акмәчеттәге Медицина академиясен тикшергән Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң Медицина академиясе дип үзгәртелгән һәм Кырым федераль университеты составына кертелгән элекке Кырым дәүләт медицина университетын ФСБ тикшергән. Сәбәбе - уку йортында кырымтатар милләтеннән студентлар саны күп булу.…
  • 🤬 3
  • ❤ 2
  • 🎉 1
Post #30970 285
Якшәмбегә каршы төндә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Бу хакта хакимият вәкилләре белдерә. Ким дигәндә 10 кеше яраланган.

Бу Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә ясалган иң көчле һөҗүм булган. Берничә урында, шул исәптән Шереметьево һава аланы җирлегендә янгын чыккан. Анда дрон калдыклары төшкән, ләкин аның терминал бинасыннан ерак булуы әйтелә. Шереметьево һава аланында 200ләп рейс тоткарлана.

ASTRA Телеграм каналы язуынча, Зеленоградта (Мәскәүнең бер өлеше) һөҗүм "Элма" технопаркына ясалган.

Мәскәү янындагы берничә районда дроннар торак йортларга зыян салган. Аерым алганда дроннар Химки, Истра, Красногорски һәм Мәскәүдәге бер йортка эләккән.

Хакимият белдерүенчә, бер кеше Химкида, ике кеше Мытищада һәлак булган. Анда дрон калдыклары төзелеп килүче йортка төшкән.

Мәскәүдә Зеленоградтан тыш Капотнада нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган. Шәһәр мэры Сергей Собянин белдерүенчә, 12 кеше зыян күргән. Аларның төзүчеләр булуы әйтелә.

Шартлаулар Мәскәү шәһәре үзәгендә дә ишетелгән.

@azatliqradiosi
Telegram ASTRA Технопарк «Элма» атакован и горит в Зеленограде (Москва) сегодня утром, — OSINT- анализ ASTRA Ранее он уже был атакован в мае 2025 года. В ночь на 17 мая жители Москвы и области сообщали о большом количестве взрывов. В Зеленограде возникли пожары. Согласно…
  • 🔥 5
  • 👍 1
  • 💯 1
Post #30962 303
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Берлинда Defne һәм Shirin татар җырчылары концерты узды 15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештырды. Концертка Германиядә һәм күрше илләрдә яшәүче татарлар…
Берлинда Defne һәм Shirin концертыннан фотолар.
  • ❤ 12
Post #30961 287
Берлинда Defne һәм Shirin татар җырчылары концерты узды

15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештырды.

Концертка Германиядә һәм күрше илләрдә яшәүче татарлар җыелды. Чара хосусый клубта узды.

Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.

SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.

Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.

Видеосы монда: https://www.youtube.com/shorts/wrCte_PFHnc

Хәбәре 👉монда
YouTube Берлинда җырчы Defne концерты узды 15 май Берлинда Казаннан Дәфнә һәм Финляндиядән Ширин концерты узды. Чараны Германия татарлары оештырды. Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда ...
  • 👍 5
  • ❤ 1
Post #30960 271
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат.

Бу турыда "Матбугат.ру"га үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Басма язуынча, ул биш елдан артык каты авыру белән кәрәшкән. Быел гыйнварда тормыш иптәше Данис бакыйлыкка күчкән.

Җырчыга 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.

Аның "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр булды. 

Резидә Кадыйрова Мамадыш районы Уразбахты авылында туган.

Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптә мөдир урынбасары булып эшләде.
  • 💔 4
  • 😱 1
Post #30959 285
Русиядә хәрби хезмәткә чакыру һәм мобилизация эшләренә прокуратура күзәтүе кертеләчәк. Хокук яклаучылар әйтүенчә, качып калу тагын да авыррак булачак.

Бу хакта Баш прокуратура әзерләгән боерык проектына сылтанып «Вёрстка» хәбәр итә.

Хәзер төрле дәрәҗәдәге прокурорлар дәүләт оешмаларында, ширкәтләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында хәрби исәп алып бару эшен тикшерәчәк. Гомумән алганда, алар хәрби бурычлыларны исәпкә алуның бөтен тәртибен — шәхси карточкаларны саклаудан алып бронь бирүгә кадәр — күзәтеп торачак.

«Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе»нә нигез салучы Алексей Табалов сүзләренчә, хәрби исәп системына контроль көчәю сәбәпле кешеләрнең «хәрби комиссариатлар күзеннән югалып тору» омтылышлары «мәгънәсезгә әйләнә».

🔹Соңгы айларда социаль челтәрләрдә ирләр хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре килүе турында хәбәр итә.

Аларны башлыча документларны яңарту өче чакыралар.

🔹2022 елдагы "өлешчә мобилизация" вакытында повесткадан күрше авылда торып та качып булды, хәзер исә махсус реестр кертелде, чакыру кәгазьләре "Госуслуги" дәүләт хезмәтләре порталында күренә һәм ул шул ук мизгелдә тапшырылган дип санала.
  • 👎 2
  • ❤ 1
  • 👍 1
  • 🤬 1
Post #30958 280
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов…
Бүген туган ягы Барда районында композитор Мәсгут Имашевны соңгы юлга озаттылар.

Хушлашу мәрасиме кичә Казанда да узды.

Күренекле татар композиторы, җырчысы, мөгаллиме 13 майда 95 яшендә вафат булды.
  • 😢 5
  • 🙏 2
Post #30951 262
Татарстан мөстәкыйльлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.

Бу көннәрдә бу вакыйгаларга 35 ел тула.

10 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмәне тулысынча 👉 монда укый аласыз.

VPN белән даими сылтама.

@azatliqradiosi
  • ❤ 8
  • 🔥 5
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →