Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат.
Бу турыда "Матбугат.ру"га үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.
Басма язуынча, ул биш елдан артык каты авыру белән кәрәшкән. Быел гыйнварда тормыш иптәше Данис бакыйлыкка күчкән.
Җырчыга 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.
Аның "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр булды.
Резидә Кадыйрова Мамадыш районы Уразбахты авылында туган.
Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптә мөдир урынбасары булып эшләде.
Post #30960
271

- 💔 4
- 😱 1