Русиядә хәрби хезмәткә чакыру һәм мобилизация эшләренә прокуратура күзәтүе кертеләчәк. Хокук яклаучылар әйтүенчә, качып калу тагын да авыррак булачак.
Бу хакта Баш прокуратура әзерләгән боерык проектына сылтанып «Вёрстка» хәбәр итә.
Хәзер төрле дәрәҗәдәге прокурорлар дәүләт оешмаларында, ширкәтләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында хәрби исәп алып бару эшен тикшерәчәк. Гомумән алганда, алар хәрби бурычлыларны исәпкә алуның бөтен тәртибен — шәхси карточкаларны саклаудан алып бронь бирүгә кадәр — күзәтеп торачак.
«Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе»нә нигез салучы Алексей Табалов сүзләренчә, хәрби исәп системына контроль көчәю сәбәпле кешеләрнең «хәрби комиссариатлар күзеннән югалып тору» омтылышлары «мәгънәсезгә әйләнә».
🔹Соңгы айларда социаль челтәрләрдә ирләр хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре килүе турында хәбәр итә.
Аларны башлыча документларны яңарту өче чакыралар.
🔹2022 елдагы "өлешчә мобилизация" вакытында повесткадан күрше авылда торып та качып булды, хәзер исә махсус реестр кертелде, чакыру кәгазьләре "Госуслуги" дәүләт хезмәтләре порталында күренә һәм ул шул ук мизгелдә тапшырылган дип санала.
Post #30959
285
- 👎 2
- ❤ 1
- 👍 1
- 🤬 1