Берлинда Defne һәм Shirin татар җырчылары концерты узды
15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештырды.
Концертка Германиядә һәм күрше илләрдә яшәүче татарлар җыелды. Чара хосусый клубта узды.
Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.
SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.
Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.
Видеосы монда: https://www.youtube.com/shorts/wrCte_PFHnc
Хәбәре 👉монда
Post #30961
287