TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.52K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #30951 · Back to latest

Older Posts 11 shown
Post #30950 284
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Киевның Дарница районындагы торак йортка кичә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 24 кешегә җиткән, алар арасында өч бала да бар, дип хәбәр итә Украина Дәүләт гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Зыян күрүчеләр саны 47 кешегә кадәр арткан.

🔸Рязаньдә дрон һөҗүменнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыккан, өч кеше һәлак булган, тагын 12 кеше җәрәхәтләнгән. Күктән нефть тамчылары ява. Губернатор сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.

🔸Согуд Гарәбстаны Якын Көнчыгыш илләре белән Иран арасында һөҗүм итмәү турында килешү төзергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә Financial Times көнбатыш дипломатларына сылтанып. Үрнәк итеп 1975 елгы Һельсинки килешүләрен алырга тәкъдим ителә — алар салкын сугыш елларында халыкара киеренкелекне киметергә ярдәм иткән иде.

🔸Доналд Трамп «Кытай Америка нефте сатып алырга ризалашты», дип белдерде. "Кытай көймәләрен Техаска, Луизианага, Аляскага җибәрәчәкбез. Минемчә, без килешүгә ирешкән мәсьәләләрнең берсе нәкъ шул», дигән ул. Трампның Кытайдагы сәфәре дәвам итә.
Post #30949 309
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Бүген Башкортстанда Нөрле авылынагы нефть саклау һәм кудыру станциясендә янгын иске резервуарны чистартканда чыккан дип белдерде Транснефть ширкәте. Өч кеше яраланган, икесе авыр хәлдә. Берсенең тәне 90% пешкән, икенчесенең - 60%. Әлеге станция аша Транснефь…
Нөрле нефть станциясе шартлаудан соң дүрт кеше һаман табылмаган

Ростехнадзорның Көнбатыш Урал идарәсе Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендә булган һәлакәтнең сәбәпләрен тикшерә башлады. Әлегә өч кешенең хастаханәгә салынуы, тагын дүрт кешенең хәбәрсез югалуы билгеле. Хастаханәдә ятучы ике кешенең хәле авыр, тәннәренең күп өлеге пешкән.

«Ъ-Уфа» хәбәр иткәнчә, коткаручылар һәлакәт вакытында объектта булган «Транснефть-Урал»ның дүрт хезмәткәренең кайдалыгын һаман да ачыклый алмый.

14 май иртәсенә ачык яну туктатылган, әмма янгын сүндерүчеләр резервуарга су сибү һәм аны суыту эшләрен дәвам итә. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын тулысынча сүндерелде дип әлегә игълан итмәде.

Рәсмиләр белдерүенчә, янгын «технологик процесс бозылу нәтиҗәсендә» чыккан.

Һәлак кичә, 13 майда булды.

▪️ «Нурлино» станциясе «Транснефть- Урал» системаның мөһим урыны булып тора һәм магистраль үткәргечләр аша нефть кудыруны тәэмин итә.
Post #30948 303
Казан студентларын саммит вакытында кабат тулай торактан чыгармакчылар

1 июньнән Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгару планлаштырыла. Бу хакта "Гроза" басмасы студентларга сылтанып хәбәр итә. 1-3 курс студентларына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты алдыннан 500 урынны бушатырга кушканнар. Бу хакта сигезенче тулай торакта яшәүче студентларның чатларына язганнар.

Шундый ук хәбәрне Казан федераль университеты (КФУ) студентлары да алган.  

Студентларны 1-27 июньдә дистанцион укуга күчерергә тиеш булачаклар. Басма язуынча, моның өчен КАИ студентлары зачетларын май азагына кадәр күчергәннәр, ә дистант уку вакытында студентлар имтиханнар тапшырачак һәм курс эшләре яклаячак.

Русия-АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Әлеге карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Саммитка Бруней, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин вәкилләре киләчәк. Анда Евразия икътисади берлеге белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре каралачак.

▪️2024 елны БРИКС саммиты сәбәпле, Казан студентларын канунсыз тулай торактан чыгарганнар иде.

@azatliqradiosi
  • 🤡 3
  • 💩 1
Post #30947 297
Башкортстан премьер-министры урынбасары Азамат Габдрахманов дрон гаскәрләренә китә

Башкортстан премьер-министры урынбасары Азамат Габдрахманов дрон гаскәрләре белән бер еллык килешү төзегән. Бу хакта mkset Телеграм каналы хәбәр итә. Элегрәк аның Донбасска китүе турында билгеле булды.

Азамат Габдрахманов 2020 Ишембай районы башлыгы булганда Куштау активистларын кыйнау белән “танылу алды”. Ул экоактивистларны куып таратуда катнашты. Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.

Соңрак Башкортстанның Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов вазифасыннан китүен хәбәр итте. 2023 елның 12 маенда ул премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде.

Бераз соңрак, 2023 елны Баймак районы Темәс авылында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен вакытында Габдрахманов чыгыш ясарга теләгәндә халык аңа "Кит!", "Кит!" дип кычкырды.

▪️Дроннар гаскәре белән контракт «гадәти хәрби хезмәт контрактынанна аерыла» һәм мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында хезмәттән китү мөмкинлеген күздә тота дип белдерелә. Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы вәкиле 2023 елның 3 августындагы Владимир Путин фәрманына таяна. Әлеге фәрман нигезендә хәрбинең хезмәттән азат ителүе — мәҗбүри әйбер түгел, ә командование хокукы гына, һәм ул бары «аерым очракларда» гына кулланыла.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Post #30937 869
Татарстан мөстәкыйльлеген яклап Казанда узган зур сәяси ачлыкка быел 35 ел тула.

Ул Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга кадәр дәвам итә.

Сәяси ачлыкның төп максаты – Татарстанның мөстәкыйльлеген, суверенитетын саклап калу, республикада Русия президентын сайлатмау була. Ачлык тотучылар максатка иреште – Татарстанда Русия президентын сайлаулар рәсми рәвештә уздырылмады, бу хакта Югары Совет махсус карар кабул итәргә мәҗбүр булды, сәяси ачлык шуннан соң гына туктатылды.

Ачлык тотучылар Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Әхәт Мушинский, Заһид Мәхмүди, Илдус Әхмәтҗанов, Бөгелмәнең Карабаш бистәсеннән, күптән түгел төрмәгә утыртырлган Фазыл Вәлиәхмәтов, Чаллы татар иҗтимагый үзгеннән Гөлсирә Лотфуллина, Гөлнур Хәйруллина, Әнисә Нурисламова, Марат Арсланов, Шәкүр Вафин була.

Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤‍🔥 13
Post #30936 298
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия армиясенең Киевка дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелгән. Хакимиятләр белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, 31 кеше яраланган. Җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, аларны эзләү дәвам итә. Тагын җиде кеше Киев өлкәсендә яраланган. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, Киевның сул ярында су белән тәэмин итүдә проблемнар туган.

🔸Пекинда АКШ президенты Доналд Трамп белән Кытай башлыгы Си Цзинпин арасында сөйләшүләр башланган. Трамп ике илнең "искиткеч киләчәге"нә өмет белдерде һәм Кытай башлыгын "бөек лидер" дип атады. Си Цзинпин АКШ белән Кытайның көндәш түгел, ә хезмәттәш булырга тиешлеген әйтте.

🔸Бакудагы мәхкәмә русияле Игорь Заболотских һәм Илнур Вәлитовны акча юуда гаепләп, өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Аларны һәм тагын тугыз русиялене узган ел июльдә Русия белән Азәрбайҗан арасында киеренкелек артканда тоткарладылар. Тоткарлау вакытында аларны кыйнаулары турында әйтелде.

🔸Уфа янында нефть базасында янгынны сүндерү әле дә дәвам итә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән UTV хәбәр итә. Янгын кичә иртән чыкты. Әлеге станция аша Транснефь Көнбатыш Себердән Русиянең үзәк һәм Европа өлешенә нефть куган. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы ачыкланмаган.

🔸Бүген Казанда XI Мәрҗани укулары үтә. Конференциядә Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбур, Махачкала, Сарытау һәм башка шәһәрләрдән галимнәр катнаша. ДУМ РФ Tелеграм каналы язуынча, Мәрҗани мәчетендә узачак конференция татарларның дини фикерләвендә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык карашын үстерүгә багышлана.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Post #30935 289
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Башкортстанда «Нурлино» нефтьне транспортлау станциясендә (ЛДПС) янгын чыккан Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, янгын «технологик процесс бозылу сәбәпле чыккан, анда башта шартлау булган, соңыннан янгын башланган». Бу…
Бүген Башкортстанда Нөрле авылынагы нефть саклау һәм кудыру станциясендә янгын иске резервуарны чистартканда чыккан дип белдерде Транснефть ширкәте.

Өч кеше яраланган, икесе авыр хәлдә. Берсенең тәне 90% пешкән, икенчесенең - 60%.

Әлеге станция аша Транснефь Көнбатыш Себердан Русиянең үзәк һәм европа өлешенә нефть куган.
  • 😢 1
  • 🎉 1
Post #30934 288
Берлинда татарлар Казаннан Дәфнә һәм Финляндиядән Ширин концертларын оештыра

15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештыра.

Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.

SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.

Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.
  • ❤ 7
  • 🔥 2
Post #30932 283
Башкортстан кешесен Русия шәһәрләренә ракет атарга чакыруда гаепләп кулга алганнар

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Краснокама районындагы Куян авылында яшәүче 24 яшьлек ирне террорчылыкны ачык рәвештә аклау һәм пропагандалау, шулай ук дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру маддәләре нигезендә кулга алган. Бу хакта Башкортстан Федераль иминлек хезмәте идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, әлеге кеше 2023 елның мартыннан 2024 елның августына кадәр Telegram каналлардагы ачык язмалар астында Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган Украина хәрби төркеменең эшчәнлеген аклаучы фикерләр калдырган.

Язуларга экспертиза ясаучылар шулай ук Украина вәкилләрен һәм хәрбиләрен Белгородка, Дондагы Ростовка, Мәскәүгә һәм Петербурга ракет һөҗүмнәре ясарга өндәү дә тапкан.
Моннан тыш, ир сүзләрендә Русия Кораллы көчләре хәрбиләрен үтерергә чакыру да табылган.

«Беренче бүлек» хокук яклау төркеме мәгълүматларына караганда, 2022 елдан 2025 елның июненә кадәр «террорчылык»ка бәйле дип саналган алты маддә нигезендә 2 590 эш нигезендә хөкем карарлары чыгарылган. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, 2025 елда мәхкәмәләр көненә уртача биштән артык шундый хөкем карары чыгарган.
  • 🙏 2
Post #30931 263
Кремль тарихны яңадан яза: балалар бакчасыннан ук бер идеология

Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи мәгариф-агарту концепциясе расланды.

Концепциянең гамәли өлеше Икенче дөнья сугышына, шулай ук Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Шул ук вакытта, ягъни яңа уку елыннан Русия мәктәпләре президент ярдәмчесе Владимир Мединский авторлыгындагы бердәм тарих дәреслекләренә күчәргә әзерләнә. Яңа уку елыннан алар нигезендә 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр барлык укучылар белем алачак.

Русия мәктәпләрендә патриотизмны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту бурычы тарих дәреслекләре белән генә чикләнмәячәк, башка фәннәр, мәсәлән, урыс теле дәреслекләре аша да гамәлгә ашырылачак. Мәгариф министрлыгы 2029 елга кадәр барлык фәннәрдән дә бердәм дәүләт дәреслекләре әзерләргә ниятли.

Әлеге үзгәрешләрдән ни көтәсе? Азатлык Радиосы 👉 мәкаләсен укыгыз.
Азатлык Радиосы Кремль тарихны яңадан яза: балалар бакчасыннан ук бердәм идеология Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи мәгариф-агарту концепциясе расланды. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгариф министрлыгы биш елга исәпләнгән концепцияне төбәкләргә инде җибәргән. Програм…
  • 🤮 7
  • 💩 5
Post #30930 537
Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат.

Аңа 95 яшь иде. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов урамы, 37) узачак.

Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Сараш авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Әлмәт музыка көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып эшли.
  • 😢 3
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →