Башкортстан кешесен Русия шәһәрләренә ракет атарга чакыруда гаепләп кулга алганнар
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Краснокама районындагы Куян авылында яшәүче 24 яшьлек ирне террорчылыкны ачык рәвештә аклау һәм пропагандалау, шулай ук дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру маддәләре нигезендә кулга алган. Бу хакта Башкортстан Федераль иминлек хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү фаразынча, әлеге кеше 2023 елның мартыннан 2024 елның августына кадәр Telegram каналлардагы ачык язмалар астында Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган Украина хәрби төркеменең эшчәнлеген аклаучы фикерләр калдырган.
Язуларга экспертиза ясаучылар шулай ук Украина вәкилләрен һәм хәрбиләрен Белгородка, Дондагы Ростовка, Мәскәүгә һәм Петербурга ракет һөҗүмнәре ясарга өндәү дә тапкан.
Моннан тыш, ир сүзләрендә Русия Кораллы көчләре хәрбиләрен үтерергә чакыру да табылган.
«Беренче бүлек» хокук яклау төркеме мәгълүматларына караганда, 2022 елдан 2025 елның июненә кадәр «террорчылык»ка бәйле дип саналган алты маддә нигезендә 2 590 эш нигезендә хөкем карарлары чыгарылган. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, 2025 елда мәхкәмәләр көненә уртача биштән артык шундый хөкем карары чыгарган.
Post #30932
283
- 🙏 2