Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте
Казанда узган Русия-Һиндстан форумында Миңнехановтан кунакларга республикадан истәлек итеп өйләренә нәрсә алып кайтырга киңәш итүен сораганнар.
"Иң якты тәэсир - монда татар хатынына өйләнү. Үзегез белән алып китә аласыз, калдыра да аласыз" дигән Миңнеханов.
▪️Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндерү һәм балалар табуга этәрүнең яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый. Миңнеханов узган ел Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
▪️Хәзер Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан бик күп мәетләр кайтарыла. Азатлык Радиосы исәпләүләренә күрә, Татарстанда ким дигәндә 10 266 сугышчы һәлак булган.
❓Миңнеханов ни өчен һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим иткән дип саныйсыз? Катнаш никахлар, татар кызларының чит милләт кешеләренә кияүгә чыгып китүләренә ничек карыйсыз?
@azatliqradiosi
Post #31957
211
- 🤡 14
- 💊 6
- 💩 5
- ❤ 1