Башкорт язучысы Ядкәр Бәширов вафат
Аңа 84 яшь иде
Башкорт язучысы, тарихчы, социология фәннәре докторы, туган якны өйрәнүче, фәнни-популяр хезмәтләр авторы Ядкәр Бәширов 1942 елның 11 июнендә Куюргазы районының Аллабирде авылында туган.
Чиләбе политехник институтын тәмамлаган.
1976 елдан Татарстанның Чаллы шәһәрендә яши. Озак еллар Татарстанның эре ширкәтләрендә җитәкче вазифаларын башкара.
2021 елда Уфада "XXI гасыр язучысы" дип аталган төбәкара форумда да Ядкәр Бәширов хатыны, шагыйрә Фирдәвес Бәширова Татарстаннан килеп катнашты. Ул вакытта Ядкәр әфәндегә корылтайның "Ал да нур чәч халкыңа" медале тапшырылды.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, мәрхүм белән хушлашу иртәгә 12.00 сәгатьтә Куюргазы районының Мораптал авылында булачак.
Фото: Башинформ
@azatliqradiosi
Post #31960
191

- ❤ 3