Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биология бүлмәләренә җиде миллион сумлык җиһаз алып биргән, укытучыларга ай саен 30 мең сум өстәмә хезмәт хакы түләп тора.
Бу хакта үз Вконтакте битендә журналист Ильзирә Юзаева язган.
“Менә тук корсак түрәләр кемнән үрнәк алырга тиеш”, дигән ул.
Самат атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллинның улы. Бөгелмә районының Карабаш авылында яшәүче Нәбиуллин татар токымыннан булган атлар тәрбияли.
Ул аларны бөртекләп дигәндәй, бөтен Русия буйлап җыйган.
“Татарстанда чит ил чабышкыларын зур акчаларга сатып алып кайталар, ләкин алар белән берсен дә шаккатырып булмый, акча гына исраф. Республика хакимияте үзебезнең нәсел атларын үрчетү турында – ләм-мим”, дигән иде ул.
@azatliqradiosi
Post #31958
73
- 👏 4
- 🔥 3
- 👍 2