Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия армиясенең Киевка дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелгән. Хакимиятләр белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, 31 кеше яраланган. Җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, аларны эзләү дәвам итә. Тагын җиде кеше Киев өлкәсендә яраланган. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, Киевның сул ярында су белән тәэмин итүдә проблемнар туган.
🔸Пекинда АКШ президенты Доналд Трамп белән Кытай башлыгы Си Цзинпин арасында сөйләшүләр башланган. Трамп ике илнең "искиткеч киләчәге"нә өмет белдерде һәм Кытай башлыгын "бөек лидер" дип атады. Си Цзинпин АКШ белән Кытайның көндәш түгел, ә хезмәттәш булырга тиешлеген әйтте.
🔸Бакудагы мәхкәмә русияле Игорь Заболотских һәм Илнур Вәлитовны акча юуда гаепләп, өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Аларны һәм тагын тугыз русиялене узган ел июльдә Русия белән Азәрбайҗан арасында киеренкелек артканда тоткарладылар. Тоткарлау вакытында аларны кыйнаулары турында әйтелде.
🔸Уфа янында нефть базасында янгынны сүндерү әле дә дәвам итә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән UTV хәбәр итә. Янгын кичә иртән чыкты. Әлеге станция аша Транснефь Көнбатыш Себердән Русиянең үзәк һәм Европа өлешенә нефть куган. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы ачыкланмаган.
🔸Бүген Казанда XI Мәрҗани укулары үтә. Конференциядә Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбур, Махачкала, Сарытау һәм башка шәһәрләрдән галимнәр катнаша. ДУМ РФ Tелеграм каналы язуынча, Мәрҗани мәчетендә узачак конференция татарларның дини фикерләвендә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык карашын үстерүгә багышлана.
@azatliqradiosi
Post #30936
298
- ❤ 1