Якшәмбегә каршы төндә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган
Бу хакта хакимият вәкилләре белдерә. Ким дигәндә 10 кеше яраланган.
Бу Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә ясалган иң көчле һөҗүм булган. Берничә урында, шул исәптән Шереметьево һава аланы җирлегендә янгын чыккан. Анда дрон калдыклары төшкән, ләкин аның терминал бинасыннан ерак булуы әйтелә. Шереметьево һава аланында 200ләп рейс тоткарлана.
ASTRA Телеграм каналы язуынча, Зеленоградта (Мәскәүнең бер өлеше) һөҗүм "Элма" технопаркына ясалган.
Мәскәү янындагы берничә районда дроннар торак йортларга зыян салган. Аерым алганда дроннар Химки, Истра, Красногорски һәм Мәскәүдәге бер йортка эләккән.
Хакимият белдерүенчә, бер кеше Химкида, ике кеше Мытищада һәлак булган. Анда дрон калдыклары төзелеп килүче йортка төшкән.
Мәскәүдә Зеленоградтан тыш Капотнада нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган. Шәһәр мэры Сергей Собянин белдерүенчә, 12 кеше зыян күргән. Аларның төзүчеләр булуы әйтелә.
Шартлаулар Мәскәү шәһәре үзәгендә дә ишетелгән.
@azatliqradiosi
Post #30970
285