TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #30993 299
Быел Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Корылмада нигезләрне ныгытачаклар һәм кирпеч өемен торгызачаклар.

Комплекслы төзекләндерү шулай ук түшәмнәрне һәм баскычларны ныгытуны, агачтан ясалган конструкциләрне уттан һәм биологик зарарланудан саклауны күздә тота. Төп игътибар манараның тарихи кыяфәтенә биреләчәк. Биредә оригинал тәрәзә һәм ишек элементларын торгызачаклар, югалган шакмаклы рәшәткәләрне һәм XVIII гасырга караган тимердән коелган бизәкләрне яңадан ясаячаклар.

Моннан тыш, яруслы түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышларга ниятлиләр. Манара түбәсендәге мәшһүр ярымай да төзекләнлереләчәк. Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Манараны төзекләндерү 2022 елда ук башланган иде.

▪️Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

▪️XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

▪️2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итә Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән
  • ❤ 7
  • 👍 3
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  2. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  3. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
  4. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  5. Oct 16, 2026photo post
  6. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →