TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #423 604
Айның күренми торган ягы

12 апрель – Космонавтика көне. 65 ел элек бу көнне кеше беренче тапкыр Галәмгә аяк баскан. Ул совет космонавты Юрий Гагарин булган.

Бу атнада NASAның Artemis II миссиясе Җиргә кайтты. 10 көнлек сәфәр барышында астронавтлар Айны әйләнеп чыгып, моңарчы күренмәгән ягын дөньяга күрсәтте.

Айның күренми торган ягы. Бу төшенчә семиотика фәне күзлегеннән дә бик кызыклы. Фәндә, тормышта, әдәбиятта, төрле телләрдә төрле атамалар очрый. Мисал өчен:

🌕 Айның ерак ягы
инглизчә: far side of the moon. Фән телендә иң төгәл атама санала.

🌕 Айның арткы ягы
алманча: die Rückseite des Mondes, төрекчә: Ay’ın arka yüzü. Татар теле өчен дә кулай, укучыларыбызның күбесе шуны сайлады.

🌕 Айның кире ягы
русча: обратная сторона луны. Парсыз атама, фәнни яктан уңышсыз санала.

🌕 Айның караңгы ягы
инглизчә: dark side of the moon. Фәнни яктан төгәл түгел, чөнки кояш нурлары Айның арткы ягына да төшә.

🌕 Айның яшерен ягы
французча: la face cachée de la lune. Яшерен/күренми торган – бу образ иҗатта да еш кулланыла:

Син эзләмә мине, нәрсә әйтим тагын? // Мин күктәге айның күренми торган ягы.

Бер үк төшенчә, төрле караш. Ә сезгә кайсысы күбрәк ошый? Фикерегезне комментта языгыз.

Фотода: Айның арткы ягы, NASA фотосы

#гаҗәеп_семиотика

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 5
  • 😇 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  3. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  4. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  5. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  6. Sep 23, 2026Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр! 🟢 КЕЧЕ ЛИГА 7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →