Artemis II миссиясе Айга юнәлде
Узган ел ахырында без 2026 елның иң көтелгән фәнни вакыйгалары арасында Artemis II проектын атаган идек.
Фараз тормышка ашты: бу атнада NASA Айга пилотлы миссия җибәрде.
🌖 Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре.
🚀 Orion корабында дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен.
🧑🚀 Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булачак.
🛰 10 көнлек очыш вакытында экипаж Айга төшми, аны әйләнеп чыгып, кире Җиргә кайтачак.
Ай өстенә кешеләрне төшерү исә 2028 елга билгеләнгән.
Очыш барышын монда күзәтеп барырга була.
Ә сез бу сәфәрне күзәтәсезме? Хәбәр кызыклы булса 👍 куегыз, югыйсә 👎.
#фән_яңалыклары #айга_очу
TatSoft | @ipsanrt
Post #409
754


- 👍 13
- ❤ 6