TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #404 950
Институт прикладной семиотики АН РТ Дөньяда иң кыска IQ тест. Үзегезне сынап карагыз! 😊 🤔 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга ныграк кергән саен, тора-бара кеше үз интеллектыннан колак какмасмы дигән борчулар да арта. 😇 Бүген без Башваткычлар шәлкемен ачып җибәрәбез һәм сезгә үз интеллектыгызны…
Фредерик тесты. Җаваплар 😊

Шейн Фредерикның когнитив рефлексия тесты кешенең уйлау рәвешен сыный — тиз интуитив җавап бирәме, әллә уйлап карыймы. Күпләр беренче карашка өстә яткан, ләкин ялгыш җавапны сайлый.

1️⃣ 🎾 Теннис ракеткасы һәм теннис тубы икесе бергә 1 доллар 10 цент тора. Ракетка туптан 1 долларга кыйммәтрәк. Туп күпме тора?


Күпләр 10 цент дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Дөрес чишелешне Syumbell һәм Бумин исемле укучыларыбыз җибәрде. Тәбрикләр! 👏👏

✅ Җавап: 5 цент

2️⃣ 🏭 Тукыма фабрикасында 5 машинага 5 әйбер тегү өчен 5 минут кирәк. 100 машинага 100 әйберне тегү өчен ничә минут кирәк?


Чишелеш: Әгәр 5 машина 5 әйберне 5 минутта тексә, димәк һәр машина 5 минутта 1 әйбер тегә. Шулай булгач, 100 машина 5 минутта 100 әйбер тегә ала.

✅ Җавап: 5 минут

3️⃣ 🪷🪷🪷 Күлдә төнбоеклар үсә. Аларның саны көн саен ике тапкырга арта. Күлне тулысынча каплар өчен 48 көн кирәк булса, күлнең яртысын каплар өчен ничә көн кирәк?


Чишелеш: Әгәр 48нче көнне күл тулысынча капланган булса, димәк бер көн алдан ул яртылаш капланган булган. Чөнки төнбоеклар саны бер көндә ике тапкырга арта.

✅ Җавап: 47 көн

Өч сорауга да дөрес җавапларны беренче булып Раушан исемле укучыбыз җибәрде. Ул Иң оста башваткыч чишүче дип табылды. Тәбрик итәбез! 👏

Квизда катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! 🙏

Башваткыч уены сезгә ошаса 👍 куегыз, ошамаса 👎 куегыз.

#IQ_тест #башваткыч

TatSoft | @ipsanrt
  • 👍 15
  • ❤ 7
  • ❤‍🔥 3
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →