TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #402 870
Дөньяда иң кыска IQ тест. Үзегезне сынап карагыз! 😊

🤔 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга ныграк кергән саен, тора-бара кеше үз интеллектыннан колак какмасмы дигән борчулар да арта.

😇 Бүген без Башваткычлар шәлкемен ачып җибәрәбез һәм сезгә үз интеллектыгызны сынап карарга тәкъдим итәбез.

🧠 Дөньяда иң кыска IQ тест дип танылган бу сынауны Массачусетс технология институты (MIT) профессоры Шейн Фредерик (Shane Frederick) уйлап чыгарган. Ул когнитив сәләт тесты дип атала һәм өч математик биремнән тора.

🎓 Фредерик аны төрле өлкәдә һәм төрле дәрәҗәдә белеме булган өч меңләп кешегә, шул исәптән Йель (Yale) һәм Һарвард (Harvard) университеты студентларына биреп караган. Барлык өч сорауга да дөрес җавапны шуларның ни бары 17 проценты гына тапкан.

🤔 Ягез әле, сез дә чишеп карагыз! Сораулар беренче карашка гади күренсә дә, шундук җавап бирергә ашыкмагыз, башта яхшылап уйлагыз.

1️⃣ 🎾 Теннис ракеткасы һәм теннис тубы икесе бергә 1 доллар 10 цент тора. Ракетка туптан 1 долларга кыйммәтрәк. Туп күпме тора?

2️⃣ 🏭 Тукыма фабрикасында 5 машинага 5 әйбер тегү өчен 5 минут кирәк. 100 машинага 100 әйберне тегү өчен ничә минут кирәк?

3️⃣ 🪷🪷🪷 Күлдә төнбоеклар үсә. Аларның саны көн саен ике тапкырга арта. Күлне тулысынча каплар өчен 48 көн кирәк булса, күлнең яртысын каплар өчен ничә көн кирәк?


👨‍💻 Җавабыгызны комментка языгыз! Соңрак нәтиҗә ясарбыз.

Фотода: Шейн Фредерик

#IQ_тест #башваткыч

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 5
  • ❤‍🔥 3
  • 🔥 1
  • 🙏 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →