Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, әйдәгез, -СЫ кушымчасы хасыйл иткән мәгънәләрне барлап карыйк. Без аларны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек.
Искәрмә. -[c]Ы аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -[c]Ы ::= {-сы, -се, -ы, -е}
Исем + [с]Ы
1) алма бакчасы, мүк җиләге (беренче сүз икенчесенең мәгънәсен ачыклый)
2) абыйның китабы (беренче сүздә икенчедәгенең иясе)
3) Казан каласы, Рубин клубы (географик һәм башка атамалар )
4) атасы, анасы (Атасы, карале! — мөрәҗәгать итү формасы)
Фигыль + [с]Ы
5) барасы бар, әйтәсе бар (ният)
6) эшлисе була, язасы була (тиешлелек, мәҗбүрият)
7) җырлыйсы килә, күрәсе иде (теләк)
Сыйфат + [с]Ы
8) сарысы, кызылы (билгеләү, аерып алу)
Сан + [с]Ы
9) июльнең 16сы (даталар)
10) яртысы, уннан алтысы (тулының өлеше)
11) җидесе, кырыгы (махсус көннәр)
❓Ә сез -[с]Ы аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!
#гаҗәеп_татар_теле
TatSoft | Каналга язылу
