Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, әйдәгез, -чЫ кушымчасы хасыйл иткән мәгънәләрне барлап карыйк. 😊
Һөнәре җырчы булмаса да, ул авылда иң оста җырлаучы санала иде. Җырлаганчы башта гел ялындыра иде, җырлачы дип үтенгәнне ярата иде. Бу юлы ялындырып тормады, чөнки болай да җырламакчы иде.
1) җырчы — берәр кәсеп/һөнәр/профессия иясе
2) җырлаучы — берәр гамәлне башкаручы
3) җырлачы — кемнәндер берәр гамәл башкаруны үтенү
4) җырламакчы — берәр гамәл башкару нияте
5-7) җырлаганчы — берәр гамәл алдыннан яисә аның урынына яисә берәр шарт үтәлгәнче башка гамәл башкару
🎶 Мисаллар:
5) җырлаганчы [башта] тамашачыны сәламлә
6) җырлаганчы [җыр урынына] шигырь сөйлә
7) [тамаша] беткәнче җырла
❓Ә сез -чЫ аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп коммент языгыз!
#гаҗәеп_татар_теле
Каналга язылу | TatSoft bot
