TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #274 1.71K
KazanForum чарасында институт эшләре тәкъдим ителә

14-16 май Казанда Халыкара KazanForum чарасы уза. Форум кысаларында "NLP өлкәсендә ясалма интеллект: бүгенге хәле һәм перспективалар" дип аталган махсус сессия дә оештырыла.

Бу чарада аерым алганда Тетраграф платформасы тәкъдим ителәчәк. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәзерге вакытта үз ресурсларын шушы платформа белән интеграцияләү эшләрен башкара.

Проектның аппарат ягын Мәскәүнең Бауман университеты белгечләре башкарса, эчтәлек ягын ТР Фәннәр академиясе белгечләре тәэмин итәчәк.

Мондый платформалар киләчәктә татар теленең когнитив механизмнарына нигезләнгән яңа буын интеллектуаль системнар булдыруда яңа мөмкинлекләр ачар дип көтелә.

Моннан тыш форум кысаларында узачак күргәзмәдә институтның башка эшләре дә тәкъдим ителә.

🔹Төрки морфема порталы
🔹Туган тел корпусы

Чарада катнашу ирекле, моның өчен форум сайтында теркәлү узарга гына кирәк.

Каналга язылу | TatSoft bot
  • 👍 7
  • ❤ 4
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →