TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #260 1.61K
Кәҗә белән сарык, бүре башы һәм Туган тел корпусы

Бүген 26 апрель — Тукай көне темасын дәвам итәбез.

Инде әйтелгәнчә, бөек шагыйребезнең иҗаты соңгы елларда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дә күп өйрәнелә.

Бу эштә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә актив катнаша.

Мисал өчен, институт белгечләре төзегән Туган тел корпусы ярдәмендә төрле сүзләрнең нинди әсәрләрдә очраганын ачыклап була.

Әйдәгез, "бүре башы" сүзтезмәсен морфологик үзлекләр белән төркемләп эзләп карыйк. Моның өчен корпуска менә шундый биремнәр юлларга кирәк.

Табылган мисаллардан күренгәнчә, бу сүзтезмә:

▪️Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкитятендә (монысы билгеле)
▪️Тукай сюжетына ияреп яки андагы образларны кулланып язылган әсәрләрдә
▪️төрки халыклар тарихы турындагы контекстларда очрый (бүре башы төркиләрнең символы булган)

📚Туган тел корпусын үзегез дә кулланып карагыз!

#Туган_тел_корпусы #Тукай

Сурәт: Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятеннән күренеш

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
  • 👍 15
  • 🔥 2
  • ❤ 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →