Тукай иҗатына бәйле 8 кызыклы факт
Бүген 26 апрель — Габдулла Тукай туган көн.
Бөек шагыйребезнең иҗаты соңгы елларда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дә күп өйрәнелә. Бу эштә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә актив катнаша. Әлеге мәгълүмат шул хезмәтләрдән алынды.
🔸Тукайның төрле чорда язылган шигъри текстларының гомум күләме — 26 323 сүз
🔸 Тукай шигырьләренең төп лексикасы хәзерге әдәбият белән 50%тан артык туры килә
🔸Тукай иҗатында сүз формаларының уртача ешлыгы хәзерге әдәбият белән чагыштырганда түбәнрәк, бу аның сүз байлыгы турында сөйли
🔸Тукай шигырьләрендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән 180 тотрыклы сүзтезмә бар
🔸Иң еш кабатланган гарәп-фарсы алынмалары: дөнья, шагыйрь, милләт, каләм
🔸Рус теленнән алынмалар шигырь текстларының 10%ын тәшкил итә
🔸Шигырьләрдә 447 парлы сүз бар, бу Каюм Насыйри сүзлегенә караганда 4 тапкыр күбрәк
🔸Иң еш кулланылган исемнәр: күз, кеше, күңел, җан
Тулырак мәгълүмат 👉 монда
#Тукай
Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Post #259
4.84K

- 👍 23
- ❤ 6
- ❤🔥 4
- 🔥 1