Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.
Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Post #31544
285
Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды
Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе бүген, 14 августта, RusNews каналы журналисты, Уфадагы элекке Навальный штабы волонтеры Ольга Комлевага чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
RusNews хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы видеоконференция аша узган. Комлева анда колониядән, ә аның яклаучылары Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән катнашкан.
Утырыштан соң журналистның адвокаты Сергей Макаренко "җәмгыять челтәрендәге кыска пацифистик язма өчен рәхимсез хөкем карары чыгарылганын" белдерде.
(Ул пост X социаль челтәрендә бар).
Яклаучы хәзер хөкем карарының Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде.
🔻Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

— Сүзгә-сүз: "Өч ай тәмуг! Өч ай элек Путин украиннарны бомбаларга һәм үтерергә әмер бирде, ә хәрбиләр аның әмерен үтәде. Дөньяга — тынычлык", — дип китергән Комлева язган сүзләрне Макаренко