Башкортстанга дрон һөҗүме: Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәренә дроннар һөҗүм итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең «калдыклары шәһәрнең сәнәгать зонасына төшкән».
Astra басмасының OSINT-аналитигы дроннар һөҗүменнән соң «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан дигән нәтиҗәгә килгән.
Моннан тыш, дроннар Wildberries келәте җирлегенә һөҗүм иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Янгын чыкты. Вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Иминлек таләпләре нигезендә объекттан кешеләр алдан ук эвакуацияләнде. Әлеге объектта тауар сакланмый», — дип ачыклык кертте Wildberries.
Astra язуынча, сүз Башкортстанның Чишмә районындагы Wildberries логистика үзәге турында бара. Аны «Агротехнологияләр үзәге» агропаркы мәйданында төзү 2024 елда башланган иде.
Соңрак Хәбиров республикага барлыгы 21 дрон һөҗүм итүен хәбәр итте.
— Аларның 16сы Салаватта бәреп төшерелде. Калганнарының һәдәфе Чишмә районындагы логистика үзәге булды. Хәзер анда да янгынны сүндерәләр, шул исәптән безнең Ка-32 янгын сүндерү-коткару боралагы да катнаша, — дип язды Хәбиров.
Аның сүзләренчә, «бүгенге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ике кеше яраланган». «Аларның икесе дә хастаханәләрдә, кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә», — дип белдерде ул.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
Post #31537
284