TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31544 285
Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды

Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе бүген, 14 августта, RusNews каналы журналисты, Уфадагы элекке Навальный штабы волонтеры Ольга Комлевага чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

RusNews хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы видеоконференция аша узган. Комлева анда колониядән, ә аның яклаучылары Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән катнашкан.

Утырыштан соң журналистның адвокаты Сергей Макаренко "җәмгыять челтәрендәге кыска пацифистик язма өчен рәхимсез хөкем карары чыгарылганын" белдерде.

— Сүзгә-сүз: "Өч ай тәмуг! Өч ай элек Путин украиннарны бомбаларга һәм үтерергә әмер бирде, ә хәрбиләр аның әмерен үтәде. Дөньяга — тынычлык", — дип китергән Комлева язган сүзләрне Макаренко

(Ул пост X социаль челтәрендә бар).

Яклаучы хәзер хөкем карарының Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде.

🔻Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.

Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды Шулай ук Комлевага "хәрби фейклар" тарату турындагы эш нигезендә нинди пост өчен гаеп тагылганы билгеле булды.
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  2. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  3. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  4. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  5. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  6. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →