Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган.
Бу хакта республиканың август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде.
Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган,
2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була.
Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саныйлар.
Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31543
261

- ❤ 6
- 🔥 4
- 👍 3