TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.5K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31515 · Back to latest

Older Posts 12 shown
Post #31514 299
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы…
Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны вазифасына кайтарды

Әлеге карар бүген кабул ителгән. Адвокат Марат Самойлов сүзләренчә, карар шунда ук гамәлгә керә.

Уфа башлыгы белән килешүне шәһәр шурасы депутатлары 14 июльдә чираттан тыш утырышта өзгән иде. Формаль нигез булып аның дәүләт серенә керү рөхсәтен туктату турындагы белдерү торды.

Хәзерге вакытта Мәүлиев җинаятьчел эзәрлекләвендә кала.

🔻Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарладылар. Аны вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Ул үз гаебен танымый.

🔻Тоткарланганнан соң берничә көн Мәүлиев тикшерү изоляторында (СИЗО) булды, соңрак аны өй сагына күчерделәр, ә июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе аңа карата билгеле бер гамәлләрне кылуны тыю рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.
  • 🔥 5
  • 👏 2
  • 🤪 1
Post #31513 569
Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән

"Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның балалар, яшүсмерләр өчен асаба халыкларының телләрендә чыккан күренекле китаплар коллекциясе исемлегенә кергән. Бу хакта комиксның авторлары "Татарча комикс"ның рәсми каналында хәбәр итте, шулай ук бу хәбәр ЮНЕСКО һәм Яшьләр өчен китаплар буенча халыкара шурасы сәхифәсендә дә раслана.

"Елыйм! Безнең өчен бу — зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш" дип язган китап авторлары.

ЮНЕСКОның рәсми каталогында китап Tatar hatyn-kyzlary / Tatar Women исеме белән күрсәтелгән.

"Татар хатын-кызлары" комиксы татарның дүрт күренекле хатын-кызы — беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, математик Сара Шакулова һәм очучы, Советлар берлеге каһарманы Мәгүбә Сыртланова турында сөйли.

Текст авторы — Радиф Кашапов, рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова иҗат иткән.

IBBY–UNESCO Collection of Remarkable Books for Young Readers in Indigenous and Endangered Languages проекты— асаба халыкларның телләрендә һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләрдә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына багышланган яңа халыкара коллекция. Бу проект 2022–2032 елларга билгеләнгән Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында тормышка ашырыла.

Даими коллекция ЮНЕСКОның Париждагы китапханәсендә сакланачак.

ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектында татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән Татар телендә дүрт мәшһүр татар хатын-кызы турында сөйләүче комикс — ЮНЕСКОның коллекциясенә эләккән беренче татар китабы. «Татарча комикс» проектын журналист, музыкант Рәдиф Кашапов белән Регина Гаязова булдырды. Бу — аларның уртак гаилә проекты.
  • ❤ 13
Post #31512 326
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 август, әлеге сәгатькә ниләр бар, ниләр юк:

🔷Төркия парламенты тарихи канунны хуплады. Документ Көрдстан эшчеләр фиркасе (РПК) әгъзалары өчен чикләнгән амнистия игълан итүне күздә тота. Канун фиркане оештыручы, хәзер төрмәдә утыручы Абдулла Оҗалан үз тарафдарларын фиркане таратырга һәм коралларын тапшырырга чакырганнан соң якынча ел ярым узгач кабул ителде.

🔷Русия хәрбиләре Запорожьега берничә төрле корал кулланып һөҗүм иткән. Алты кешенең һәлак булуы, тагын 19 кешенең яралануы билгеле.

🔷Воронеж өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын ике кеше яраланган. Wildberries ширкәтенең ике келәтенә ут капкан, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Александр Гусев.

🔷Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә ике пширкәт — «Орскнефтеоргсинтез» нефть эшкәртү заводы һәм Орски механика заводы һөҗүмгә дучар булган дип фаразлана. Бу хакта Украинаның Exilenova+ һәм Supernova+ мониторинг телеграм-каналлары хәбәр итә. Алар тараткан кадрларда биналарда янгын чыгуы күренә. Әлегә бу ширкәтләргә һөҗүм рәсми рәвештә расланмаган.

🔷Югары мәхкәмә «Родина» фиркасе шикаяте нигезендә «Яблоко» фиркасенең Русия думасы сайлауларындагы федераль исемлеген сайлаудан төшереп калдырды.

🔷Колумбиядәге җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 132гә җиткән. Тагын 483 кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият.
  • ❤ 2
  • 👍 1
Post #31509 646
"Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән!" Түбән Камага һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды

Түбән Камада дроннарның берсе яки аларның калдыклары сәнәгать мәйданында "хостелга" төшкән, һәлак булган 13 кешенең 9ы шуннан. Фотоларга караганда, "хостел" дигәннәре буйдан-буйга сузылып киткән баракларга охшаган.

7 корбан - Үзбәкстан ватандашы.

Халыкта курку бар, сугыштан тую сизелә, бу хакта ачыктан-ачык социаль челтәрләрдә дә язалар.

Азатлык аралашкан кешеләрнең берничәсе Түбән Кама заводларының берсендә эшли, шәһәрнең күпчелек кешеләре сәнәгать ширкәтләрендә хезмәт куя. Алар дроннар күп оча, әмма бу хәлләргә күнегеп булмый, дип куркулары белән уртаклашты. Бөтен кеше балаларның иминлеге өчен борчыла.

Мәгълүматның яшерелүе дә борчый кешеләрне.

Шул ук вакытта кешеләр хакимияттән шәһәр бәйрәмен үткәрмәүне, объектларны саклауны көчәйтү сорый, сугыш бетерүне сорарга батырчылык итүчеләр бик әз.

Бүгенге хәлләр турында мәкаләне тулырак
👉монда укыгыз.
  • 😢 8
  • 👍 2
  • 😁 1
Post #31508 337
Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын оештыруны дәвам итә

10 августта Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.

Курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр ике сәгать барачак. Алты атналык курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар дүшәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме чәршәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен бары теркәлергә кирәк.

🔸Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

@azatliqradiosi
  • 👍 8
  • 👌 2
Post #31506 315
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Түбән Камага һөҗүм: 13 корбан, шуларның берсе — бала, тагын 48 яраланган кеше Бу - Русиянең Украинага каршы баскын сугышның чираттагы корбаннары. Әлегә кадәр Татарстанда дроннар аркасында бу кадәр үлемнәр юк иде. Татарстанда матәм көне игълан ителде. Түбән…
Түбән Камага бүгенге һөҗүм мәгълүматы үзгәреп тора.

Соңгы рәсми хәбәрләрдән:

🔻Корбаннар арасында 5 яшьлек кыз бар.

🔻Һәлак булучылар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан ватандашлары бар.

🔻75 кеше яраланган, 21е - хастаханәдә.

Башка мәгълүмат:

🔻Украина кораллы көчләре "ТАНЕКО" нефть ширкәтенә һөҗүм ясалауын белдерде.

🔻Азатлык Радиосы дронның яки аның калдыкларының Школьная 7/12 адресындагы тулак торакка эләгүен ачыклады
  • 🔥 1
  • 😢 1
Post #31505 340
Түбән Камага һөҗүм: 13 корбан, шуларның берсе — бала, тагын 48 яраланган кеше

Бу - Русиянең Украинага каршы баскын сугышның чираттагы корбаннары. Әлегә кадәр Татарстанда дроннар аркасында бу кадәр үлемнәр юк иде. Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Түбән Камадагы бүгенге һөҗүм турында бөтен мәгълүмат бер язмада, ул яңартылып торачак. VPN-сыз ачыла.
Азатлык Радиосы Түбән Камага һөҗүм: 13 корбан, шуларның берсе — бала, тагын 48 яраланган кеше Әлегә кадәр дроннар аркасында бу кадәр үлемнәр юк иде. Татарстанда матәм көне игълан ителде.
  • 😢 5
  • 🙏 3
  • 💔 2
  • 🔥 1
Post #31503 360
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы ⚡️Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган Бу хакта шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте. 39 кеше яраланган.
Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 13кә җиткән

Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәт хәбәр итә.

Тикшерү комитеты мәгълүматынча, үлүчеләр арасында бала да бар.

Һөҗүмнәр торак йортлар районына һәм сәнәгать мәйданына ясалган.
  • 😭 8
  • 😢 2
  • 🔥 1
  • 🙏 1
Post #31502 388
⚡️Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган

Бу хакта шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

39 кеше яраланган.
  • 😭 19
  • 🔥 1
  • 🙏 1
  • 💔 1
Post #31501 418
Түбән Камага дрон һөҗүменнән соң Казаннан һәм Чаллыдан табиблар җибәрелгән

Әлегә кадәр һәлак булучылар саны да, яраланучыларның күпме булуы да әйтелми.

Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Чаллыдагы Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән төрле белгечләрдән торган медицина бригадалары җибәрелгән.

«Ашыгыч ярдәм хезмәте эшенә Чаллыдан килгән 5 бригада һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригадасы ярдәм итәчәк. Түбән Кама үзәк район күптармаклы хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү өчен оператив штаб төзелде», — дип хәбәр итте Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Кайсы объектларга һөҗүм ителүе әлегә билгеле түгел. Украинадагы мониторинг каналлары Түбән Каманың сәнәгать зонасында чыккан янгын кадрларын чыгарды.

Astra басмасы һөҗүмнең, ихтимал, Европадагы иң эре нефть химиясе комплексларының берсе — «Нижнекамскнефтехим» ширкәтенә ясалуы турында язды.
Бүген иртән Түбән Камага дрон һөҗүмендә һәлак булуылар истәлегенә Татарстанда матәм игълан ителде.
Telegram ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана 🚑🏥В Нижнекамск направлены мультидисциплинарные бригады из Республиканской клинической больницы и Больницы скорой медицинской помощи им. Р.С. Акчурина (Набережные Челны) «Работа службы скорой помощи усилена 5 бригадами из Набережных Челнов и 1 бригадой Республиканского…
  • 💔 7
  • ❤ 1
  • 😢 1
  • 🎉 1
  • 🙏 1
Post #31500 363
❗️Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар, республикада матәм игълан ителде

Татарстан хакимияте хәбәр итүенчә, 10 август иртәсендә республикага дрон һөҗүме ясалган.

«Түбән Камага һөҗүм дәвам итә. Һөҗүм сәнәгать һәм сивил объектларга да ясала. Кызганычка, һәлак булучылар бар. Республика рәисе оператив рәвештә актуаль мәгълүмат алып тора», дип хәбәр иттеләр Казан Кирмәнендә.

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алып, Татарстанда матәм игълан ителгән.
Үлүчеләрнең саны әйтелми.
  • 💔 5
  • 🙏 3
  • 😢 2
  • 🔥 1
Post #31491 399
Түрә балалары укучы Казанның иң бай хосусый мәктәпләре ничек эшли?

2025 елда Казандагы иң табышлы биш хосусый мәктәпнең кереме 1,6 миллиард сумга якын булган. Бу башкаладагы барлык түләүле гомуми белем бирү мәктәпләре әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә.

Тулырак мәкаләдә укыгыз.
  • 🤬 3
  • 👍 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →