TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31508 337
Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын оештыруны дәвам итә

10 августта Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.

Курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр ике сәгать барачак. Алты атналык курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар дүшәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме чәршәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен бары теркәлергә кирәк.

🔸Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

@azatliqradiosi
  • 👍 8
  • 👌 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 7, 2026Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә Германиядә яшәүче татарлар быел д…
  2. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  3. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  4. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  5. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  6. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →