Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны вазифасына кайтарды
Әлеге карар бүген кабул ителгән. Адвокат Марат Самойлов сүзләренчә, карар шунда ук гамәлгә керә.
Уфа башлыгы белән килешүне шәһәр шурасы депутатлары 14 июльдә чираттан тыш утырышта өзгән иде. Формаль нигез булып аның дәүләт серенә керү рөхсәтен туктату турындагы белдерү торды.
Хәзерге вакытта Мәүлиев җинаятьчел эзәрлекләвендә кала.
🔻Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарладылар. Аны вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Ул үз гаебен танымый.
🔻Тоткарланганнан соң берничә көн Мәүлиев тикшерү изоляторында (СИЗО) булды, соңрак аны өй сагына күчерделәр, ә июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе аңа карата билгеле бер гамәлләрне кылуны тыю рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.
Post #31514
299
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы…
- 🔥 5
- 👏 2
- 🤪 1